Мәскәү янындагы «Крокус Сити Холл»да булган теракт нәтиҗәсендә 152 кеше зыян күрә, аларның бишесе — балалар. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мәскәү өлкәсе буенча Баш идарәсе хәбәр итә.
Медицина учреждениеләренә 114 кеше китерелгән, шуларның дүртесе — балалар. 133 кеше, шул исәптән өч бала һәлак булган.
Бүген Россиядә илкүләм матәм көне. Бу турыда Президент Владимир Путин кичәге мөрәҗәгатендә игълан итте.