Бүген Россиядә илкүләм матәм көне

Россия Президенты Владимир Путин кичәге мөрәҗәгатендә 24 мартны илкүләм матәм көне дип игълан итте.

Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматларына караганда, 22 мартта Мәскәү янындагы «Крокус Сити Холл»дагы терактта 133 кеше вафат булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүген иртән зыян күрүчеләрнең саны 152гә җиткәнен хәбәр итте.

Бүген бөтен ил буенча флаглар төшерелгән. Мәдәният оешмаларына күңел ачу чаралары уздырмаска киңәш ителә. Телеканалларда да күңел ачу программалары булмый, спорт чаралары шулай ук күчерелгән.

Сүз уңаеннан, Россиягә теләктәшлек йөзеннән, Никарагуа һәм Босния белән Герцеговинаның бер өлеше булган Серб Республикасы шулай ук матәм көне игълан итте.


Фикер өстәү