Рөстәм Миңнехановның Босния һәм Герцеговина министры белән очрашты

Босния һәм Герцеговина тарафына очучы “Ансат”лар саны ишәергә мөмкин. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сәүдә һәм икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Босния-Герцеговина Хөкүмәтара комиссиясе рәистәше, Босния һәм Герцеговинаның тышкы сәүдә һәм икътисади мөнәсәбәтләр министры Сташа Кошарац белән очрашуында шундый фикер әйтелде. Очрашу Казан Кремлендә узды. Исегезгә төшерәбез: Казанда сәүдә һәм икътисади хезмәттәшек буенча Россия-Босния-Герцеговина Хөкүмәтара комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Рөстәм Миңнеханов Сташа Кошарацның Татарстан башкаласына килүенең Россия белән Босния һәм Герцеговина арасындагы икътисади хезмәттәшлекне алга таба үстерүгә, үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде. “Безнең илләр арасында дустанә мөнәсәбәт хөкем сөрә. Югары дәрәҗәдә сәяси элемтәләр урнаштырылган, министрлыклар һәм ведомстволар арасында үзара элемтәләр үсә”, – диде ул.
Президент билгеләп үткәнчә, Татарстан – Россиядә икътисади яктан иң нык үскән төбәкләрнең берсе. Нефть-газ-химия комплексы, машина төзелеше өлкәсе һәм башка юнәлешләр нык үсештә. Моннан тыш республика авыл хуҗалыгы буенча да алдынгылар исәбендә бара. “Хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр җитәрлек, аеруча – икътисад өлкәсендә. Без алардан тулы күләмендә файдаланырга тиеш. Үзара хезмәттәшлек тәҗрибәбез бар. Аерым алганда, өч “Ансат” вертолетын җибәрдек. Алга таба барырга кирәк”, – диде Рөстәм Миңнеханов. Президент шулай ук Татарстаннан шиннар, полимер, каучук һәм “КамАЗ” автомобиль продукциясен җибәрү мәсьәләләрен карарга тәкъдим итте. Сташа Кошарац, үз чиратында, сәүдә элемтәләрен үстерүнең ике яклы хезмәттәшлекне ныгытуда төп шарт булып торуын әйтте. “Вертолетлар сатып алу өлкәсендә хезмәттәшлек тәҗрибәсенә ия булуыбыз бик әйбәт. Без аларны әле тагын сатып алырга телибез”, – диде министр.


Фикер өстәү