Татарстан Иҗтимагый Палатасы коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча кабул итү уздыра

Татарстан Иҗтимагый Палатасы җирдән файдалану мәсьәләсендә коррупциягә каршы тору сораулары буенча кабул итү уздыра. Әлеге чара 13 октябрьдә Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорт адресы буенча узачак. Сорауларны 136нчы бүлмәдә кабул итәләр.

Мөрәҗәгатьләрне Иҗтимагый палатаның интернеттагы кабул итү бүлегенә (oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm) алданрак та юлларга була. 13 октябрьдә исә 8 (800) 350-44-72 телефоны аша “кайнар линия”гә шалтырату мөмкинлеге дә бар.

Сорауларга Татарстан Президентының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча идарәсе, Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы, Иҗтимагый палатаның җәмәгать контроле буенча комиссиясе вкәилләре җавап бирәчәк.


Фикер өстәү