«Имам бит мин! И-мам! Ә монда Иван дип язганнар. И-ван!»

Минем үземнең исемгә бик исем китми. Әллә кемнәр әллә ниләр кыланып, хәтта үз исемнәрен үзгәртеп бетерде. Безнең авылда бер Миррев дигән кеше бар иде. Әти-әнисе мировой революция турында хыялланып, пыр тузышып ятканда ялгыш туган малай инде бу. Заманнар үзгәреп, коммунистлар партиясе юкка чыккач, исемен алыштырды. Мирсәет дип. Үзе сизгәндер инде, үзенә рәхәт булгандыр. Авыл халкы берни сизмәде. Элек тә Мөртәт дип йөриләр иде, хәзер дә шулай диләр.

Бер мәлне авылның исемен алыштырырга булдылар. Элек Кызыл коммунар иде. Заманча түгел бит инде…  И бәхәсләшәләр, и сөйләшәләр, и чәйниләр… Авылдан чыккан бер Советлар Союзы Герое, бер дөнья чемпионы, бер халык артисты бар. Шуларның исемен кушарга тырышалар. Бер генә атаклы кеше булса, бәлки, шуның исемен бирерләр иде. Ә монда өчәү! Ә безнең авыл – татар авылы. Татар кешесе, гадәттә, өчнең берсен сайлап ала башласа, бишкә бүленеп, талашып китә. Монда да шулай булды. Нәтиҗәдә Тишекле дип куштылар. Чөнки авыл читендәге яланда бик тирән бер чокыр бар… Булган… Элек чокыр булган инде, хәзер бөтәшеп, тишек кенә булып калган. Шуның хөрмәтенә куштылар. Данлыклы кешеләр күп авылда, ә тишек берәү генә. Мин катнашмадым. Нәрсә дип атасаң да, шул беткән бер авыл инде. «Алтын» дип кушсаң да, ялтыраячак эше юк.

Бераздан шәһәргә күчеп килдем. И, шәһәр халкының бер эше дә юк икән. Көн-таң атса, исем алыштыру белән мәш киләләр… Безнең яндагы автобус тукталышының исемен алыштырдылар. И бәхәсләшәләр, и сөйләшәләр, и чәйниләр… «Ничек дип атыйбыз, нинди исем кушабыз?» – диләр. Әллә нинди бөек кешеләрнең исемнәрен телгә алдылар. Әллә кемнәре бар икән татар халкының. Галимнәре, шагыйрьләре, спортчылары, табиблары, сәясәтчеләре, сәяхәтчеләре… Әллә кемнәрне санап чыктылар. Ахыр чиктә, «Сазлык» дип куштылар. Бик әйбәт, бик тарихи исем икән. Безнең эрага кадәр ничәнчедер миллионынчы елда бу урыннарда сазлык булган. Шуның хөрмәтенә кушканнар. Моны ачыклаган бер галимгә шул хезмәте өчен премия дә бирделәр әле. Мин катнашмадым. Нәрсә дип атасаң да, шул беткән бер тукталыш инде. Автобус килгәнен сәгатьләр буе көтәргә кирәк. Сазга батсаң да, тизрәк чыгарсың.

Аннан соң урам исемен алыштырдылар. И бәхәсләшәләр, и сөйләшәләр, и чәйниләр… «Ничек дип атыйбыз, нинди исем кушабыз?» – диләр. Гәзитләрдә бәхәс куптардылар, телевизордан «түгәрәк өстәл»ләр үткәрделәр. Әллә күпме бөек кешеләре бар икән татарның. Исемнәрен кушып бетерү өчен бер урам гына җитми. Аларга урыслар каршы төште: «Нәрсә сез гел татар исемнәрен генә кушмакчы буласыз, Россиядә яшисез бит, безнең атаклы кешеләрне дә кимсетмәгез», – диләр. Шуннан боларны безнең татар түрәләре күтәреп алды. Урыс исеме сайлый башладылар. И эзлиләр, и эзлиләр. Пушкин бар, Гагарин бар, Державин бар… Исем таба алмадылар. Безнең шәһәр урамнарына бирелмәгән бер урыс исеме дә калмаган икән. Шуннан Дуслык дип куштылар. Мин катнашмадым. Һи, исемдәмени хикмәт… Нәрсә дип атасаң да, шул беткән бер урам инде…

Әнә шул Дуслык урамындагы «Сазлык» дигән тукталыштан автобуска утырып киткән идем, караклар сумкамны чистартып чыккан. Акчам булмаганга, штраф җәһәтеннән паспортымны, документларымны алганнар. Паспортны яңадан ясатырга туры килде. Шуны алып кайтып киләм әле.

Шайтан алгыры!

Имам бит мин! И-мам! Ә монда Иван дип язганнар. И-ван!

Кире артыннан йөрсәң, тагын әллә күпме көтәргә, әллә күпме түләргә туры килер инде. Һи, исемдәмени хикмәт. Кем дип атасаң да, шул бер мин инде ул. Исем алыштырудан сумма үзгәрми, бер математик әйтмешли. Исем кайгысымыни әле монда?! Акча юк. Иртәгә кредит түлисе бар.

Марат Кәбиров

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү