3 сентябрь — терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне

3 нче сентябрь — терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне без бер гаепсезгә гомерләре өзелгән террор актлары корбаннарын искә алабыз. Әлеге дата 2004 нче елның Белем көнендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә террорчыларның мәктәпне камап алуы белән бәйле.

Әлеге җанөшеткеч фаҗигадә 300дән артык кешенең гомере өзелә, шуларның 186сы мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге сабый балалар.

Бу көнне бөтен Россия буйлап, шул исәптән Татарстанда да, истәлекле акцияләр уза. Кешеләр матәм йөрешләренә һәм һәлак булучылар истәлегенә тыныч митингларга чыга, патриотик акцияләр үткәрә, мемориалларга чәчәкләр сала.

Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне террорчылык кебек куркыныч күренешкә каршы көрәштә дәүләт һәм җәмгыятьнең берләшүен символлаштыра.


Фикер өстәү