1 сентябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Белем көне

1984 елда СССР Югары Совет Президиумы указы белән гамәлгә куела. Россиядә 1930 нчы еллар уртасына кадәр уку елы башлануның төгәл датасы булмый. Октябрь революциясенә кадәр гимназия һәм университетларда уку – 29 августта, ә башка уку йортларында сентябрь урталарында, хәтта октябрь аенда башлана. Уку елының бердәм башлану көне 1935 елның сентябрь аенда гына тәгаенләнә. Бүген Россиядә 95 мең белем бирү учреждениесе исәптә, шуларның 42 меңе – мәктәпләр.

 Тыныч йокы, нәниләр!

59 ел элек (1964) эфирга беренче тапкыр «Тыныч йокы, нәниләр!» тапшыруы чыга. Шундук «Спят усталые игрушки» дигән бик үзенчәлекле җыр да пәйда була. Аның композиторы – Александр Островский, шигырен Зоя Петрова язган. Башта җырны Олег Анофриев, соңрак Валентина Толкунова башкара.

 СССР гимны

46 ел элек (1977) СССР дәүләт гимнының яңа редакциясе гамәлгә керә.  Гимннан Иосиф Сталин турындагы сүзләр алына, партия һәм коммунизм турындагылары өстәлә.

Бесланда – шартлау

19 ел элек (2004) Төньяк Осетиядәге Беслан шәһәрендәге 1нче мәктәпкә тантаналы линейка вакытында Рәсүл Хачбаров җитәкчелегендәге боевиклар бәреп керә. Миналар куелган бинада 1100 кешене тоткын итеп өч көн буена тоталар. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә 2 сентябрь көнне 25 хатын-кызны һәм баланы җибәрәләр. 3 сентябрь көнне штурм нәтиҗәсендә тоткынга алынучылар азат ителә.Төрле мәгълүматлардан күренгәнчә, 332 дән 335 кә кадәр кеше һәлак була. Шуларның 186сы – балалар.

Бесланда 1 сентябрьдән 3 сенә кадәр терактта һәлак булучыларны искә алалар.

Балаларны сакларга!

11 ел элек (2012) Россиядә «Балаларны сәламәтлекләренә һәм үсешләренә зыян китерүче мәгълүматлардан саклау турында»гы закон үз көченә керә. Үз-үзеңә кул салу, алкоголизм, наркомания, фаһишәлек һәм башка негатив күренешләрне таратучы мәгълүматлар күрсәтү тыела. 2012 елның 1 сентябреннән мондый мәгълүматлар телевидение һәм радиодан бары тик  кичке 11 дән иртәнге 4 кә кадәр генә күрсәтелергә мөмкин. Моннан тыш, мәгълүмат продукциясенә 0+, 6+,12+,16+ һәм 18+ рейтинглары белән классификация кертелә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 

 

 

 


Фикер өстәү