«Татмедиа» җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Актанышта Белем бәйрәмендә катнашты

Бүген Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатында Белем бәйрәме аеруча тантаналы узды. Анда «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе  Айдар Сәлимгәрәев катнашты. Бу хакта җирле басма хәбәр итте.

Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның яңа уку елы белән котлавын җиткерде.

— Ватан язмышын кайгыртып, үзендә җаваплылык тойган камил шәхес тәрбияләүгә өлеш керткән һәрбер укытучы хезмәтенең кыйммәтен без яхшы аңлыйбыз. Россия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин Указы нигезендә Россиядә игълан ителгән Укытучы һәм остаз елы аларның җәмгыятьтәге зур ролен тануга ачык дәлил булып тора,- дип җәмгыятьтә укытучының әһәмиятен билгеләп узылган иде әлеге тәбрикләү сүзендә.

Хактан да укытучы, мөгаллимнәрнең укучылар, ата-аналар арасындагы абруе уку йортының дәрәҗәсен билгели. Актанышның сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиясендә әнә шундый үз эшен намус белән башкара торган шәхес-мөгаллимнәр хезмәт куя. Айдар Сәетгәрәй улы югары нәтиҗәләргә ирешкән бер төркем гимназиябез укытучыларына Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау кәгазьләрен һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

— Белем бәйрәме кеше тормышында иң якты бәйрәм. Гимназиянең Белем көне бик матур узды. Менә уку йортының эчке өлешен дә карап чыктык. Шулкадәр заманча, матур, укучылар өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Балалар Татарстан Республикасы җитәкчелегенең яордәме белән булдырылган шартларның кадерен белеп, укуга, белем алуга тартылсыннар!- диде Айдар Сәлимгәрәев.

 


Фикер өстәү