Беслан мәктәбендә мәхшәр оештыручының кем булганлыгы 19 елдан соң билгеләнгән

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре 2004 елда Беслан мәктәбен басып алуда катнашкан террорчылар арасыннан берсенең шәхесен билгеләгән. Ингушетиядән Асланбек Парчиев (тикшерү документларында “11нче боевик” дип исемләнгән) булган ул. Бу хакта “Известия” Төньяк Кавказ федераль округының аеруча мөһим эшләр буенча өлкән тикшерүчесе Альберт Хасауов мәгълүматларына таянып яза.

Парчиев мәктәпне басып алуның беренче көнендә – 1 сентябрьдә үтерелгән булса кирәк. Чыганак искәртеп үткәнчә, тикшерүчеләр 32 террорчы арасыннан 5есенең кем икәнлеген ачыклый алмаган. Инде быел май аенда Россия Тикшерү комитетына оператив хезмәтләрдән кем икәнлеге ачыкланмаган бер җинаятьченең бармак эзләре буенча билгеләнүе турында мәгълүматлар кергән.
Соңыннан ачыкланганча, ул 2002 елның маенда Мәскәүдә административ җаваплылыкка тартылган булган. Шунда аның бармак эзләрен алганнар. Боевикның баш бармагы эзе башкалада тоткарланган кешенекенә туры килгән.

Тикшерү барышында Парчиевның туганнарыннан сорау алганнар. Мәетенә бик нык зыян килгән булу сәбәпле, ике апасы да аны танымаган. Шуңа күрә тикшерүчеләр боевикның бер апасыннан ДНК күзәнәкләрен алган. Экспертиза “11нче боевик” ДНКсы күзәнәкләренең шушы хатын-кызныкына 99%төгәллек белән туры килүен күрсәткән.

Туганнары газета хәбәрчесенә Парчиевның 2003 елдан бирле күзгә-башка күренмәгәнлеге турында сөйләгән. Соңгы очрашуларында ул Казахстанга акча эшләргә китәчәген әйткән. Террорчының ике апасы ул чагында аңа 32 яшь булганлыгын әйткән. Алар шулай ук энеләренең Беслан мәктәбен басып алуда катнашуына ышанмавын белдергәннәр, ләкин ДНК күзәнәкләренең туры килүе турында документка кул куйганнар.


Фикер өстәү