Рөхсәт ителмәгән чараларда катнашкан 67 кеше җаваплылыкка тартылган

Узган атнада рөхсәт ителмәгән акцияләрдә катнашучылар, тоткарланып, җаваплылыкка тартылган.

24 февральдә Казан шәһәренең Бауман урамында тиешле органнар белән килештерелмәгән чара уздырылган. Нәтиҗәдә 21 кеше тоткарланган (1се – балигъ булмаган үсмер). Алар буенча суд карары чыгарылган да инде. Күбесе 5әр мең сумга штрафка тартылган, ә инде законны кабат бозучылар 10 тәүлеккә кулга алынган.

27 февральдә рөхсәт ителмәгән шундый ук ике акция уздырылу сәбәпле 46 кеше тоткарланган. Һәркайсына карата Административ хокук бозулар турында кодексның 20.2 статьясы буенча административ беркетмәләр төзелгән.
Хокук саклау органнары кисәтә: гамәлдәге закон нигезендә, рөхсәт ителмәгән акцияләрдә катнашкан өчен егерме мең сумнан утыз мең сумга кадәр күләмдә штраф яки илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итү күздә тотылган. Ә инде законны кабат бозган өчен йөз илле мең сумнан өч йөз мең сумга штраф яисә утыз тәүлеккә кадәр кулга алу каралган.


Фикер өстәү