Белоруссиядә Россия белән Украина арасында сөйләшүләр башланган

Россия делегациясе башлыгы Владимир Мединский, Мәскәү Киев вәкилләре белән, килешүгә ирешү өчен күпме кирәк булса, шуның кадәр сөйләшәчәк, дип белдергән.

Белоруссиянең Гомель өлкәсендә Россия һәм Украина делегацияләренең очрашу башланган. Бу хакта “РИА Новости”, Украинаның УНИАН агентлыгы мәгълүматларына таянып хәбәр итә.
Сөйләшүләр Припять елгасы яры буенда, Украина чиге тирәсендә алып барыла, төгәл урыны турында әйтелми. Россия делегациясе башлыгы Владимир Мединский, Мәскәү Киев вәкилләре белән, килешүгә ирешү өчен күпме кирәк булса, шуның кадәр сөйләшәчәк, дип белдергән.


Фикер өстәү