Татарстанда бакчачылар өчен электрон сервис эшләтеп җибәреләчәк

Татарстанда бакчачылар өчен яңа электрон сервис эшләтеп җибәреләчәк, ул аларга үзара хезмәттәшлек итәргә, белдерүләр урнаштырырга һәм хәтта СНТ әгъзаларының җыелышларын уздырырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта ТР саннар министрлыгы хәбәр итә.

Сервис «Локоло» кушымтасына нигезләнәчәк, ул инде республиканың күпфатирлы йортларында яшәүчеләр тарафыннан кулланыла. Бакчачылар өчен сервис инде октябрьдә эшли башлаячак, ә онлайн-җыелышларны 2023 ел ахырында уздырып булачак, дип планлаштырыла.

СНТ әгъзалары СНТ рәисе белән турыдан-туры аралаша алачак, ә кайбер киң таралган сорауларга бот җавап бирәчәк.

 


Фикер өстәү