Рөстәм Миңнеханов Казанның Совет районында яңа паркта булды һәм 184 нче «Киләчәк» гимназиясенә кереп чыкты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Светлая долина» торак комплексы янындагы паркны карады.

Парк Казанның Совет районында, Нокса елгасының уң ярында урнашкан, территориясе Кече Клыки бистәсе белән чиктәш. Янәшәдә төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлы — Мамадыш тракты үтә, җәмәгать транспорты тукталышы урнашкан. Җәяүлеләр барып җитәрлек парковкалар бар.

Рөстәм Миңнехановка сөйләгәнчә, «Светлая долина»  торак комплексында балалары булган яшь гаиләләр яши. Шуңа күрә файдалы функцияләр булган уңайлы территория булдыру, ата-аналарны балалар белән бергә вакыт үткәрү, гаиләләрнең төрле буыннары, яшьләр өчен мөһим.

Паркта җәяүләп йөрү зонасы, спорт мәйданчыклары, самокатларда йөрү урыннары, памп-трек һәм воркаут зонасы, барбекю зонасы һәм рәхәтләнеп ял итү өчен башка урыннар бар.

Түбәсе ябылган пинг-понг уйнау өчен урам өстәлләре, шахмат уйнау өчен зона каралган. Тыныч ял зонасы — йога һәм релакс өчен мәйданчык. Шулай ук этләр йөртү өчен мәйданчык каралган.

Җәяүләп йөрү маршруты буенча эскәмияләр һәм пуфлар булган ял итү зоналары, күзәтү мәйданчыклары җиһазландырылган, мәгълүмат һәм навигация стендлары каралган.

«Светлая долина» паркы территориясендә 1300 дән артык куак һәм 1480 дән артык агач утыртылган.

Аңлатмаларны «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина бирде.

Монда ук Татарстан Рәисе М.И. Мәхмүтов исемендәге  «Киләчәк» 184 нче гимназиясендә булды . Гимназия вәкилләре хәбәр иткәнчә, 2018 елдан 2023 елга кадәр мәгариф учреждениесендә балалар саны биш тапкыр арткан – 355 баладан 2138 балага кадәр. Гимназия бинасында Рөстәм Миңнеханов уку сыйныфларын, остаханәләрне, актлар залын карады.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук мәктәп ашханәсендә булды, анда аңа балансланган меню һәм укучыларны яңа уку елында каршы алачак ризыклар тәкъдим иттеләр.

Рөстәм Миңнеханов 184 нче гимназиядә бу уку йортында карьера башлаучы яшь педагогларга ноутбуклар тапшырды.

Рөстәм Миңнехановны Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин һәм башкалар озата йөрде.


Фикер өстәү