Әкият геройлары булып уйнап, сабыйлар телне өйрәнә аламы?

Казанда тәрбиячеләр өчен семинарлар циклының соңгы чарасы узды.

“Сәйдәш” мәдәният үзәгендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге уңаеннан оештырылган “Татар телен кызыклы һәм нәтиҗәле укыту юллары” семинарлар циклының соңгысы узды. Семинарда 500дән артык балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашты.

Тәрбиячеләр өчен семинарлар циклын Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә Казан мэриясе һәм мәгариф идарәсе оештырды. Ул февраль аенда башланып киткән иде. Алдан узган ике чарада барлыгы 1000гә якын тәрбияче катнашкан.

Чараны Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм Башкарма комитетның мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Әхмәтов ачты.

– Сез барыгыз да – белемле, тәҗрибәле тәрбиячеләр. Эшегезне җанландырып җибәрү, яңа белемнәр туплау өчен бу очрашулар кирәк иде. Без барыбыз да бер юнәлештә барабыз, уртак эш эшлибез. Бүгенге вазгыятьтә телне саклау бик авыр. Бу эштә ата-аналарның гына түгел, тәрбиячеләрнең дә роле зур. Сезнең кулда – балаларыбызның киләчәге. Без аларны сезгә ышанып тапшырабыз,  – диде Гүзәл Сәгыйтова.

Семинарда Казан балалар бакчаларының әйдәп баручы тәрбиячеләре татар телен өйрәтүдә заманча алымнар куллану тәҗрибәсе белән уртаклашуны дәвам иттерде. Бу юлы тәрбиячеләр генә түгел, “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина да  чыгыш ясады. Телне өйрәтүдә балалар өчен чыгарыла торган газета-журналларның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын сөйләде.

– Гаджетлар заманында балаларны газета-журналлар белән кызыксындыру бер дә җиңел эш түгел. Замана балалары бит алар мәгълүматны күбрәк аудио-видео материаллар аша кабул итә. Димәк, безгә дә аларга яраклашырга кирәк. Эзләнә торгач, “Салават күпере” һәм “Сабантуй” журналларын мультимедиа басмаларына әйләндерергә булдык. “Ютуб”тагы каналыбызда ел дәвамыеда татар телендә 600дән артык видео чыгарылды. Журналларыбызны да кызык, файдалы, интерактив итеп чыгарырга тырышабыз, – диде Зилә Фәйзуллина.

Казан шәһәренең 273 нче бакча укытучы-логопеды Алсу Әшрапова рәсемнәр ярдәмендә әкиятләр, хикәяләр төзү серләре белән уртаклашты.

– Замана балалары кызыктыра торган, күзне җәлеп итә торган тәэсирле динамика таләп итә. Безнең эшебезнең нигезендә  күп еллар үзенең нәтиҗәлелеген исбатлаган нәтиҗәле педагогик технологияләр ята. Матур рәсемнәр, интерактив уеннар балаларны кызыксындырырга, игътибарларын җәлеп итәргә ярдәм итә, – диде ул.

Балалар, әкият геройлары булып уйнап, телне өйрәнә аламы? Бу хакта “Бала-Сити” мультилингваль балалар бакчасының татар теле укытучылары Алинә Хәлиуллина һәм Ләйсән Вәлиева сөйләде.

– Балаларда татар телен камилләштерү өчен төрле эш алымнары кулланабыз. Балалар белән сюжетлы-рольле уеннар, тизәйткечле, бармаклы, җырлы-биюле уеннар уйныйбыз. Шулар арасыннан театральләштерелгән уеннарга өстенлек бирәбез.  Бу балалар өчен аеруча күңелле, мавыктыргыч һәм файдалы, – диде алар.

                                                                                            Ләйсән Сафина


Фикер өстәү