Анапа-Новокузнецк поездында 15 яшьлек яшүсмер вафат була.
Малай әти-әниләре белән Анапа-Новокузнецк поездында барган, дип хәбәр итә «Татарстан-24». Кичә яшүсмер үлгән, аның хроник авыруы булган. Ата-ананы баланың гәүдәсе белән бергә «Казан-2» вокзалында төшереп калдырганнар, шуның аркасында перрон полиция хезмәткәрләре тарафыннан камап алынган.