Исраф булмасын. «Яхшы хәлдәге бәрәңгеләрне арзанрак бәягә сатып та бирәбез»

Берничә көн элек интернет челтәрендә Арча районының «Кырлай» хуҗалыгы кырларында өем-өем булып яткан бәрәңгеләрне төшергән видеоязма таралды. Әлеге видеодан аңлашылганча, кырда бәрәңгенең эресе дә, вагы да бар. «Никадәрле бәрәңгене әрәм итеп ташлаганнар!» – ди видеога төшерүче. Кемнәрдер хуҗалык җитәкчелеген исрафчылыкта гаепләсә, икенче берәүләр аны узган ел уңышы булырга мөмкин, дип фаразлады.

Кызганыч, «ВТ» хәбәрчесе «Кырлай» хуҗалыгы җитәкчесе Марат Кәримовка берничә тапкыр шалтыратып, язып караса да, җавап ала алмады. Шуңа күрә без районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ленар Абдуллин белән сөйләштек.

– Видеода күренгән бәрәңгеләр аралаганнан калган. Алар йә имгәнгән, йә чери башлаган. Хуҗалык, бәрәңгене алганнан соң, складка кайтара. Шунда аларны аралап, утыртуга дигәнен – утыртуга, сатуга дигәнен сатуга алып калалар да начаррак бәрәңгеләрне басуга кире китерәләр. Бәрәңгеләрнең шулай ятуы – вакытлыча гына күренеш. Гадәттә тараталар һәм туфрак белән бергә эшкәртәләр. Кирәк кеше хайванына булса да җыеп алсын, дип тә таратмыйча торганнар иде, – диде Ленар Абдуллин.

Яшерен-батырын түгел, кибетләргә, мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләргә билгеле бер таләпләргә туры килгән яшелчәләрне генә кабул итәләр. Зур хуҗалыклар яньчелеп ямьсезләнгән яки бозыла башлаган бәрәңге һәм башка яшелчәләрне нишләтә соң?

Әйтик, Буа районының Аксу авылында 45 гектар мәйданда кишер, бәрәңге, чөгендер үстерүче Фирдүс Салаватуллин да андый яшелчәләр булуын яшерми, тик аларның берсе дә әрәм булмый, ди ул.

– Без сатуга яраксыз булган бәрәңгене 2 сум 80 тиенгә Чувашиядәге крахмал заводына алып барып тапшырабыз. Кишерне атларга бирәбез. Сатылмаган чөгендерне ташлаган вакытлар да бар. Аны тагын нишләтеп була инде? Арада черегән, бозылган яшелчәләр дә очрый. Аларын, билгеле, түгәбез. Рөхсәт сорап, авыл халкы да терлекләренә, атларына җыеп алып китә. Алардан артканы кырда ашлама буларак кала. Яхшы хәлдәгеләрне арзанрак бәягә сатып та бирәбез. Шуңа күрә бездә берни дә исраф булмый, – диде Фирдүс Салаватуллин.

Чүпрәле районы фермеры, «Дуван бакчалары» авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Альфред Хәйруллин зур хуҗалыгында алма, виктория, кура җиләге, карлыган үстерә.

– Быел алмагачларыбыз беренче генә ел уңыш бирә. Чамадан тыш артык уңышны кая куярга белмичә аптырап торганыбыз юк анысы. Сатуга көненә 10 тоннага кадәр алма озатабыз. Төрле кибетләрдә, ярминкәләрдә, авылларда машиналар белән сату оештырылган. Җиләк, карлыган кебек җиләк-җимешләрне дә вакытында сатып бетереп барабыз. Әле җитми дә кала. Бераз гына ямьсезләнә башласа, бәясен төшерәбез дә тиз арада сатып бетерү ягын кайгыртабыз, – диде ул.

Моннан тыш, алар балалар йортларына да җиләк-җимеш һәм аларның кайнатмаларын сәдака итеп тапшыра.

– Шулай ук хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә дә әледән-әле күчтәнәчләр җибәреп торабыз. Әле менә күптән түгел генә алма, кайнатмалар юлладык. Матди ярдәмне дә, кирәк-яракны да даими рәвештә җибәрәбез. Районда чаралар да безнең бакчаларда үскән җиләк-җимештән башка узмый. Шуңа күрә үзебез үстергәнне чүплеккә илтеп ташлау – безнең өчен бөтенләй ят күренеш, – диде Альфред Хәйруллин.

Бәрәңге сатылып бетә, кәбестәне урнаштыру авыррак. Чистай районының Кызыл Ялан авылында яшелчәчелек белән шөгыльләнүче бертуган Сабировлар әнә шулай ди.

– Узган ел кәбестәне сату авыр барганлыктан, суыклар төшкәнче җыеп алып бетереп булмады. Шунлыктан бер өлеше басуда ятып калды. Бу күпмедер дәрәҗәдә мәҗбүри эшләнгән эш иде, чөнки саклар өчен шартлар булмады, – диде Алмаз Сабиров. – Билгеле, күп тырышлык куеп үстергән уңышыбыз яхшы бәядән тиз арада урнашып бетсә, бик әйбәт. Тик ел да без теләгәнчә генә булмый шул.

Быел яңгыр булмагач, кәбестә уңышының бик сөендермәвен әйтте фермер. Гадәттә уртача кәбестә 3 кг авырлыкта булса, быел 1–1,5 кг гына икән.

– Бәрәңге бик тиз урнашып бетте. Бераз вагы, ямьсезләнгәннәрен кырда калдырдык да, авылдашларга терлекләренә булса да җыеп алырга әйттек. Тик җыйган кеше күп булмады. Чөнки, дөресен әйткәндә, андый бәрәңгенең файдасына караганда мәшәкате күбрәк, – диде Алмаз Сабиров.

 

Зөһрә Садыйкова

 

 


Фикер өстәү