Татарстанда 420 меңнән артык кеше парклар һәм скверларны төзекләндерү өчен тавыш биргән

Республикада 30 апрельдә киләсе елда төзекләндерү өчен парк-скверлар һәм ишегалларын сайлап алу буенча тавыш бирү тәмамланган. Анда барлыгы 421 820 кеше катнашкан, дип хәбәр итә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез: тавыш бирү 15 мартта башланды. Иң күп тавыш җыйган объектлар “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проектының “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” федераль проекты кысасында яңартылачак.
Тавыш бирү бөтен Россия күләмендә уздырылган. Анда республиканың барлык муниципалитетларыннан 273 парк-сквер катнашкан. Моннан тыш Татарстанда яшәүчеләр “Безнең ишегалды” программасы буенча киләсе елда төзекләнедереләчәк территорияләрне билгеләгән. Аларга сайлап алу өчен 1,55 мең ишегалды тәкъдим ителгән.
Россиядә илкүләм проектлар, Президент Владимир Путин указы нигезендә, 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла.


Фикер өстәү