Кыргызстанда туңдырма төягән фургон бәйрәмдә чыгыш ясаучы 29 бала өстенә килеп менгән. Бу хакта “KazanFirst” “Кабар” мәгълүмат агентлыгы хәбәренә таянып яза.
Зыян күрүчеләр – 9 яшьтән 16 яшькә кадәр. Бәхетсезлек очрагы аркасында барлыгы 18 бала хастаханәгә озатылган. 7се – реанимациядә. 3сенең хәле – чиктән тыш авыр.
Йөк машинасы көпчәге астында калган 11 бала өендә дәвалана.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat