Татарстанда машина көпчәге шартлап өч кешегә зыян килгән

Татарстан юлында көпчәге шартлап, чит ил машинасы әйләнеп капланган, дип хәбәр итә Татар-информ. Һәлакәттә өч кеше зыян күргән.

Һәлакәт Тәтеш районы Нармонка авылыннан ерак түгел булган.

«Ниссан Альмера» машинасының хәрәкәт вакытында көпчәге шартлаган һәм әйләнеп капланган.
Шаһитларның сүзләренә караганда, ашыгыч ярдәм машинасы авария урыныннан хастаханәгә зыян күргән өч кешене алып киткән.


Фикер өстәү