Безелдәвеккә «капкын»: чебен-черкидән ничек сакланырга?

Җылы, кояшлы көннәр белән бергә бөҗәкләр дә баш калкыта. Чебен-черкие кешеләргә күп кенә уңайсызлыклар китерсә, ефәк күбәләге зур зыян да салырга сәләтле. Алардан ничек сакланырга? Сезон башланган көннәрдә белгечләр белән шул турыда сөйләштек.   

Индира һәм Ленар Абдуллиннар гаиләсе Казанның Отары бистәсендә яши. Черкидән иза чиккәч, алар ел да, белгечләр чакырып, участокларын эшкәрттерәләр икән.

– Шәһәр янында үз йортлары белән яшәүчеләр өчен бик актуаль сорау инде бу. Йортлары урман яки сулыклар тирәсендә булганнарга аеруча да авырга туры килә, – ди Индира. –  Әллә апрель җылы булганга, быел черкиләр иртәрәк уянды һәм алар тагын да усалрак шикелле. Балалар булгач, ел саен белгечләр чакырып эшкәрттерәбез. Узган ел бу эшләрне 15 май тирәсендә башкарган идек, быел ул вакытка кадәр калдырмабыз, дип торабыз. Бәяләрен белешмәдек әле. Узган ел 3–4 мең сум тирәсенә чыккан иде. Быел да аннан арзанрак булмас.

Черкиләр шәһәр халкына гына түгел, авылда яшәүчеләргә дә тынгылык бирми.     Азнакай районының табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Роза Хәйдәрова әйтүенчә,  чебен-черки сулыклар янында, дымлы урыннарда күп була. Шуңа күрә яңгырлы, дымлы елларда канэчкеч бөҗәкләр тагын да аза икән. Дөрес, соңгы елларда җәй коры килү сәбәпле, аларны чамадан тыш күп дип әйтеп булмый.

– Без ел саен билгеле бер вакытта су буйларына урнашкан авылларга чыгып, аларны эшкәртәбез. Табигать шартларына карап, гадәттә, июнь ахырында чыга идек. Аңа кадәр ун көн дәвамында һәр сулыкны күзәтеп торабыз. Талпаннарны исә менә шушы көннәрдә, ягъни май башларында эшкәртәбез. Черкиләр агачлы, урман тирәләрендә дә күп булганлыктан, сезон башланыр алдыннан һәм сменалар арасында лагерь территорияләрен дә агулап чыгабыз, – ди ул.

Белгеч сүзләренчә, алар түләүле шартларда кешеләр чакыруы буенча да чыга, ләкин мондый мөрәҗәгатьләр сирәк була, ди. Әйтик, Азнакай районында бер квадрат метр мәйданны чебен-черкигә каршы эшкәртү 20 сум тора.

Җәен чебен-черкидән тыш, башка бөҗәкләр дә кешеләргә зур уңайсызлыклар тудыра. Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылы территориясендә талпаннарга каршы чаралар күрәләр. Ләкин бүген аларны иң борчыганы – агачларга зыян салучы ефәк күбәләге.

– Узган ел авыл янындагы сулыклар тирәсен талпаннарга каршы эшкәрткән иделәр. Әлегә килүче кеше юк. Шушы көннәрдә хәбәр салмаслармы, дип көтәбез. Соңгы елларда ефәк күбәләге дигән бөҗәк бик зур зыян сала башлады. Талпан, чебен-черкигә караганда анысы бигрәк тә яман. Әлегә алары авыл тирәсендә күренмиләр. Без бит Чувашиягә бик якын. Татарстанда аларга каршы чаралар күрелсә дә, күршеләр бу мәсьәләдә бик сүлпән. Ә бөҗәкләр өчен чик юк, алар безгә дә керә. Авыл урманга якын, әлбәттә, сагайта. Без 4 ел эчендә 250 гектар агач утырттык. Шуңа күрә безгә зур куркыныч яный. Ефәк күбәләгенең яфраклы агачларга зыяны артык зур булмаса да, ылыслыларга бик куркыныч, диләр. Яфраклылар икенче елга яңарса, ылыслылар үлә икән, – диде җирлек башлыгы Рөстәм Фәткуллин.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе исә чебен-черкиләрдән котылу өчен даруханәләрдә сатыла торган махсус кремнар, аэрозольләрдән файдаланырга, кибетләрдә чебен-черкиләрдән саклый торган җайланмалар алырга, тәрәзәләргә вак челтәрләр урнаштырырга киңәш итә.

– Бакчаларда яшәүчеләр дә чарасын күрсеннәр иде, вакытында чабылмаган үлән, җыелып калган сулар чебен-черкиләр үрчергә җирлек тудыра. Гади генә санитар кагыйдәләрне үтәү дә әлеге бөҗәкләрне киметергә ярдәм итәчәк, – ди белгечләр.

Кайбер бөҗәкләрдән котылу бәясе

Чебен-черки – бер гектар мәйданны эшкәртү 700 сумнан башлана.

Талпан – ун сутыйга кадәр булган мәйданны эшкәртү – 3500 сум.

Таракан – бер бүлмәне дезинфекцияләү – 800 сум.

Шөпшә һәм боҗан булган урыннарны эшкәртү 900 сумнан башлана.

Чебен-черкидән котылуның халык ысулларын да тәкъдим итәбез.

  1. Әлеге могҗизалы чара өчен барлык ингредиентлар һәр өйдә бар.
    Димәк, үсемлек мае (кайсы төре дә ярый), шампунь һәм 9 процентлы серкә (эссенция белән бутамаска) алыгыз. Алар барысы да тигез күләмдә булырга тиеш. Яхшылап болгатыгыз. Ак төстәге эмульсиягә охшаган сыеклык барлыкка киләчәк.
    Әзерләгәннән соң, бу катнашманы кулларга һәм тәнгә пульверизатор ярдәмендә сиптерәсе генә кала. Яраклылык вакыты чикләнмәгән.
  2. Ә инде тәнгә берни дә сөртергә теләмәсәгез, яныгызда әрем һәм рәйхан йөртегез. Аларның исе шулай ук черкиләрне якын җибәрми.
  3. Табигатьтә утырганда учакка артыш сабаклары ыргыту да әлеге канэчкеч бөҗәкләрдән сакланырга ярдәм итәчәк.

 


Фикер өстәү