2022 ел белән чагыштырганда, узган ел Татарстан белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасындагы товар әйләнеше якынча 2,4 тапкыр арткан. Бу хакта Премьер-министр урынбасары – республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте.
“2022 ел белән чагыштырсак, Татарстан белән Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре арасындагы товар әйләнеше якынча 2,4 тапкыр үсте. Акчага күчерсәк, ул – 5,7 миллиард долларга җитте”, – диде Мидһәт Шаһиәхмәтов Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта.
Хөкүмәт Йортында 14-19 майда Казанда узачак “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum” турында сөйләштеләр. Халыкара икътисадый форумның пленар утырышының темасы Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең финанс һәм логистика инфраструктурасына багышланган.