Чаллыдагы шартлауда зыян күрүчеләр саны 4кә җитте

Бүген Чаллыда торак йортта шартлау булды. Соңгы мәкълүматлар буенча 4 зыян күргән.
2010 елгы малай реанимациядә — хәле тотрыклы, 2004 нче елгы бала шулай ук реанимациядә, хәле авыр.

51 яшьлек ир-ат авыр хәлдә, реанимациядә, ИВЛга тоташтырылган.
1999 елгы кызның хәле бик авыр дип билгеләнә, хәзерге вакытта табиблар аның тормышы өчен көрәшә.
Фаҗига урынында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин. Урында шулай ук республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм республиканың гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин.


Фикер өстәү