Чаллы фаҗигасе шаһиты: «Тирә-юньдә калдык, кыйпылчыклар күп иде»

Алдан хәбәр иткәнебезчә, бүген кичке якта Чаллы шәһәрендә торак йорт шартлады. Әлеге вакыйга урынында булган Айдар исемле егет «ВТ» хәбәрчесенә фаҗига турында сөйләде.

— Янәшәдә генә машина белән идем. Көчле шартлау тавышы ишеттем дә, бераздан фаҗига урынына юл тоттым. Янгын сүндерү, медицина вәкилләре эшли иде инде. Полиция вакыйга урынын киртәләп алган иде. Янгын сүндерүчеләр баскыч куеп, өскә менеп барган, кешеләрне коткарган чакка туры килдем. Тирә-юньдә калдыклар, кыйпылчыклар бихисап иде, — диде ул һәм видео белән дә уртаклашты.


Фикер өстәү