Чаллыдагы шартлау шаһиты: «Шартлау нәкъ безнең артыбызда булды»

Социаль челтәрләрдә Чаллы шәһәрендә биш катлы торак йортта шартлавы билгеле булды һәм тиз арада фаҗига урыныннан видео-фотолар таралды. Шулардан күренгәнчә, йорт түбәсенең бер өлеше, шулай ук ике югары кат җимерелгәне күренә. Фаҗига урынында коткару хезмәте, «ашыгыч ярдәм» һәм башка җаваплы органнар эшли.

Шушы шартлау вакыйгасы шаһитлары белән «ВТ» хәбәрчесе дә элемтәгә керде.

Валентина Захарова шартлау вакытында юл чыга торган була. Вакытында өлгердек, дип сөенә ул хәзер.

— Нәкъ безнең артта иде ул йорт. Мин оныгым белән идем. Юлны чыктык кына, артта төтен, тузан таралды, тавышлар ишетелде. Борылып карасам, йорт диварының калдыклары оча! Әле ыгы-зыгы (час-пик — ред.) вакыты да бит. Йорт тирәсендә кеше дә күп. Шунысына да игътибар иттем: автобус тукталышындагы бер туташ, машинасыннан чыгып, шартлау урынына йөгерде, ярдәмен тәкъдим итте. Татарстан урамы буенча барганда, фаҗига урынына «ашыгыч ярдәм» һәм янгын сүндерү хезмәте машиналары китеп бара иде инде, — дип сөйләде ул. — Оныкка берни булмады. Коляскада иде ул. Копюшоны тавыш һәм шартлау дулкыныннан саклады.

Татьяна Александрованың якында гына кода-кодагыйлары яши икән. Шартлау дулкыны аларны тәрәзәсез калдырган.
— Пыялалары юк. Чәлпәрәмә килгән. Улым пленка булса да сатып алып, урнаштырырга дип китте. Төнне чыгарга иде бит инде ничек тә, — диде ул.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү