Дуңгыз гриппы белән авыручылар 1,7 миллионга җиткән

Дуңгыз гриппы Россиянең барлык төбәкләрендә дә теркәлгән инде. Хәзерге вакытта ул – гриппның иң киң таралган штаммы. Шул ук вакытта соңгы атнада грипп һәм ОРВИ очраклары 7 процентка кимеп, чирләүчеләрнең гомуми саны 1,7 миллион кеше тәшкил иткән.

Шуңа да карамастан, Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова Яңа ел бәйрәмнәрендә дә, шуннан соң да санитария-эпидемиология чараларын үтәүне дәвам иттерергә кушкан.

Белгеч сүзләренә караганда, Яңа ел алдыннан чирләп китмәс өчен халык күп йөри торган җирләрне – кибетләр, башка җәмәгать урыннарын читләтебрәк үтү хәерле. Ә инде барырга кирәк булган очракта битлек кияргә, антисептиклардан файдаланырга, социаль дистанция сакларга кирәк. Ә иң мөһиме – вакцинация. Эпидемиологлар ышандырып әйткәнчә, прививка ясатырга соң түгел әле. Иммунитет прививкадан соң ике атна эчендә барлыкка килә. Бүгенге барлык вакциналарда дуңгыз гриппына каршы компонентлар бар.


Фикер өстәү