Оттавадан  Канберрага кадәр: йөк ташучы автомобиль йөртүчеләр протест белән чыктылар

Дөнья илләрендә социаль протест яңадан алгы планга чыга. Бу юлы көрәш сызыгына Канадада ерак арага йөк ташучы автомобиль йөртүчеләр басты.

«Азатлык конвое» дип аталган машиналар колоннасы илнең төрле почмакларыннан Канада башкаласы Оттавага килеп җитте һәм Премьер-министр Джастин Трюдодан пандемиягә каршы чикләүләрне йомшартуны таләп итә. Либераллар хөкүмәтен җитәкләгән Трюдо үзенең коронавируска каршы аяусыз көрәше белән танылды. Илдә ул керткән чараларга каршылык хәрәкәте көчәеп, хәл кискенләште, Премьер башкаладагы резиденциясен ташлап качарга мәҗбүр булды. Инде өченче көн Оттава урамнары меңләгән йөк автомобиле белән тулы, протест белдерүчеләр таләпләре үтәлмичә чигенмәскә вәгъдә итәләр. Җиңелгән очракта гыйсъянчыларны зур төрмә сроклары көтә, чөнки гамәлләре террорчылык акты дип саналачак. Бу көрәшне кискенләштерә, компромиссыз итә. Әлегә ике якның берсе дә ташламаларга барырга җыенмый.

Канада дальнобойщиклары үрнәгендә Европа йөк ташучылары да протестка әзерләнә. Италия, Нидерландтан һәм башка Көнбатыш илләреннән «Азатлык конвое» формалаштыру турында хәбәрләр ишетелә. Аеруча кырыс чаралары белән бөтен дөньяга танылган Австралиядән дә йөк ташучылар протестына әзерлек турында мәгълүматлар алырга мөмкин.

Пандемия исә үзенең кыскычларын йомшартырга бик җыенмый. Израильнең Сәламәтлек саклау министрлыгы үткән атнада COVID-19 китереп чыгарган үлемнәр санының 38 процентка артуы хакында рәсми игълан ясады. Япониядән өлкән яшьтәге пациентларның «омикрон» аркасында катлаулы авырулары хакында хәбәр итәләр.  COVID-19 диагнозы белән үлүчеләр саны дөньяның уртача күрсәткечләреннән 2,7 тапкыр югарырак булган Бөекбританиядә исә чикләүләрне алырга җыеналар. Премьер-министр Борис Джонсон үткән атнада коронавируска каршы гадәттән тыш көрәш чараларын туктату хакында игълан итте. Финляндия Премьер-министры Санна Марин да февраль аеннан барлык чикләүләрнең дә бетерелүен белдерде. Гомумән, планетада «омикрон» дулкыны акрынлап чигенәчәгенә күпчелек белгечләр шикләнми. Әйе, яңа штамм бик күп сандагы кешене берьюлы иңләп ала, әмма чагыштырмача җиңел үтә. Гадәттән тыш кырыс чаралар күрүгә карамастан, әледән-әле коронавирус учаклары кабынып торган Кытай Олимпиада уеннарын тамашачылар катнашында үткәрергә әзерләнә. Бу пандемия куркынычы элекке төсле үк шик уятмавын дәлилли. Дөньяда коронавируска бәйле булмаган икътисади кыенлыклар баш калкытып ята. ОПЕК+ нефть чыгару темпларын кызулата алмыйча интегә. «Кара алтын» чыгаруга квотлар арттырыла, әмма күпчелек илләр бирелгән иркенлектән файдалана алмыйлар. Алар арасында үз квотасын үти алмаучы Россия дә бар.

                                                        Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү