Россиядән тагын ике илгә авиарейслар ачыла

Дүшәмбе көнне Россия коронавирус пандемиясе аркасында өзелгән Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан белән авиаэлемтәне яңадан башлап җибәрә.

15 февральдән Мәскәү-Баку (атнага ике рейс) һәм Мәскәү-Ереван (атнага дүрт рейс) рейслары башкарылачак, дип хәбәр итә.РИА Новости.

Россия коронавирус пандемиясе аркасында 2020 елның 27 мартыннан башлап башка илләр белән даими һәм чартерлы авиаэлемтәне туктатты. Узган елның августыннан Россия акрынлап башка илләр белән авиаэлемтәне яңадан гамәлгә кертә башлады.


Фикер өстәү