30 ноябрь тарихта ниләр белән хәтердә калды?

Бөтендөнья йорт хайваннары көне

Бу бәйрәмне үткәрү идеясе 1931 елда, табигатьне яклаучыларның Флоренция шәһәрендә (Италия)уздырылган халыкара конгрессында тәгаенләнә. Безнең илдә бу көн Халыкара йорт хайваннарын яклау фонды инициативасы белән 2000 елдан бирле үткәрелә.

Халыкара мәгълүматны яклау көне

1988 елдан бирле билгеләп үтелә торган бу бәйрәмнең идеясе — Америка исәпләү техникасы ассоциациясенеке. Ул киберкуркынычсызлык мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү өчен гамәлгә куела.

Ике башлы бөркет

24 ел элек (1993) Россия Федерациясе Президенты указы белән ике башлы бөркет Россия гербы сыйфатында раслана.

Ике башлы бөркет Рус дәүләтендә символ буларак беренче тапкыр Иван III мөһерендә пәйда була. Иван IV патшалык иткәндә, бөркетнең күкрәгенә кенәз Георгий Победоносец сурәтен куялар. Михаил Федорович җитәкчелек иткән чорда бөркетләрнең башлары өстендә өчтаҗ барлыкка килә. Гербның сурәте  берничә тапкыр үзгәрә, чөнки дәүләт символына һәр җитәкче үзгәреш кертергә омтыла.

1917 елда патша вакытында кертелгән билгеләр, орден, флаг һәм герб юкка чыгарыла.

Ике башлы бөркет Россия гербына 1993 елда кире кайтарыла. Аны 2000 елда рәсмиләштереп бетерәләр.

Совет-фин сугышы

СССР һәм Финляндия арасындагы сөйләшүләр, үзара килешү тапмаганлыктан, хәрби конфликт китереп чыгара. Анда Ханко ярымутутравының бер өлешен һәм фин култыгындагы кайбер  утрауларны арендага алу, аны Совет Карелиясенең зуррак территориясенә алыштыру һәм соңрак килешүләр нигезендә үзара ярдәмләшеп яшәү турында сүз бара. Финляндия СССРның бу тәкъдимнәрен кире кага. Нәтиҗәдә 78 ел элек (1939) совет-фин сугышы башлана. 1939 елның 29 ноябрендә  Финляндиянең СССР дагы илчесе Аарно Юрье Коскиненга ике ил арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләрне өзү турында нота тапшырыла. 30 ноябрь көнне Ленинград фронты гаскәрләре Финляндия чигенә үтеп керәләр. Совет командованиесе бу сугышны өч атналык кына операция булыр дип тәгаенли. Әммаконфликт 1940 елның февраленә кадәр дәвам итә.

1940 елның 12 мартында Мәскәүдә килешүгә кул куела. Аның нигезендә Карелия муены, Ладога күленең көнбатыш һәм төньяк ярлары, Фин култыгындагы кайбер утраулар,Рыбачий һәм Урта ярымутрауларының фин өлеше СССР составына керә. СССР үз чиратында Петсамодан гаскәрләрне чыгара, Заполярьеда элеккеге чикләр кире кайтарыла.

Совет-фин сугышы 105 көн генә барса да, бик күп кан коела. Совет гаскәрләре хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 1 млн кешенең  390 меңен югалта.

Фәния Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү