Белән/файдалану

Хәзерге шартларда рус теленең татар теленә йогынтысы бик зур. Рус синтаксисының үзенчәлекләре, ни кызганыч, туган телебезгә дә күчеп бара. «Чыктым аркылы күпер» җөмләләренең сәерлеген барыбыз да чамалыйбыз. Ә менә кайбер сизелер-сизелмәс хаталарга игътибар итүчеләр сирәгрәктер. Бик сиздерми генә телебезне яулап алырга җыенган конструкция – «пользоваться чем-то».

Миңа бик аңлашылып бетми торган сәбәпләр аркасында, кайбер кешеләрнең сөйләмендә «пользоваться книгой» татар телендә «китап белән файдаланырга» дип яңгырый. Аңлашыла ки, бу хата: «пользоваться с книгой» килеп чыга. Рус телендә бу конструкциядә исем сүз төркеменнән творительный падеж таләп ителә (пользоваться кем? чем?). Татар телендә исә урын-вакыт килеше кирәк (кемнән? нәрсәдән?).
Икенче юлы буталмас өчен бик гади формуланы кулланырга була. Файдаланырга=файда+алырга. Димәк, китаптан файдалану = китаптан файда алу. Моның этимологик яктан дөреслеге бу очракта бик мөһим түгел. Иң мөһиме: смартфоннан файдаланыгыз, инструкциядән файдаланыгыз, ил байлыгыннан файдаланыгыз.

«Куллану» сүзе белән дә уйлап эш итәргә кирәк. Сез китап белән кулланасыз икән, димәк, китап белән икегез утырып, нәрсәнедер кулланасыз (что-то применяете). Китапны кулланасыз икән, димәк, китап сезгә нинди дә булса максат өчен кирәк. Җаваплар эзлисезме анда, өстенә әйбер куясызмы, чебен үтерәсезме – мөһим түгел. Сез аны кулланасыз. Ләкин сез китаптан куллана алмыйсыз. Бу мөмкин түгел.
Шулай итеп,
Нәрсәдән файдаланырга
Нәрсәне кулланырга.


Фикер өстәү