8 июнь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бөтендөнья океаннар көне

Берләшкән Милләтләр Оешмасы тәкъдиме белән 8 июнь Бөтендөнья океаннар көне буларак билгеләп үтелә.

Без яшәгән планетаның 70 проценттан күбрәк мәйданы су белән капланган. Климат үзгәрешләрендә океаннарның роле бик зур. Углекислый газны нәкъ менә алар «йота», ягъни үзләштерә. Дөньяда су бассейнын галимнәр дүрт зур океанга бүлеп карый. Болар – Атлантик, Һинд, Тын һәм Төньяк Боз океаннары. Иң тирән иңкүлек Тын океанда, Төньяк Мариан утраулары янында. Аның тирәнлеге – 10924 метр, ягъни 11 километр чамасы.

 

Социаль хезмәткәрләр көне

Россиядә халыкны Социаль яклаулар хезмәте 1701 елда император Петр Беренче Указы нигезендә оештырыла. Ә инде социаль хезмәткәрләр көне 2000  елда Россия Президенты фәрманы белән кабул ителеп, 8 июньнән бәйрәм ителә башлый.

Безнең илдә социаль яклау оешмаларының киң челтәре булдырылган, алар халыкка хезмәт күрсәтүнең өстәмә төрләрен кертәләр, эшнең сыйфатын яхшырту турында кайгырталар.

 

Халыкара журналистлар оешмасы

Халыкара Журналистлар оешмасына 1946 елның 8 июнендә, ягъни моннан 77 ел элек Копенгагендагы конгресста Гитлерга каршы коалициягә кергән 21 ил вәкилләре тарафыннан нигез салына. Аның төп бурычы булып, тынычлыкны саклау, җәмәгатьчелеккә дөрес һәм гадел мәгълүмат бирү, халыкара дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгыту, сугышны, төрле низагларны пропагандалауга, фашизмга каршы көрәшү тора. Шулай ук оешма әгъзалары үзләренә матбугат һәм журналистларның иреген төрле монополияләр, финанс төркемнәре йогынтысыннан сакларга, матбугат ияләренең ялганына, яла ягуына һәм дөрес булмаган мәгълүматына каршы көрәшергә, аларның матди хәлләрен яхшыртырга дигән бурыч алалар.

 

Бөгелмә гербы

Бөгелмәнең гербы  1782 елның 8 июнендә Екатерина II тарафыннан раслана.  Совет чорында Бөгелмәнең тарихи гербы кулланылмый. 2007 елның 21 февралендә Бөгелмә районы советы карары белән  районның яңа гербы раслана. Нигез итеп  тарихи герб алына.

 

Беренче тузан суырткыч

1869 елда Америка уйлап табучысы Айвз Макгаффни тузан суырткыч патентлый. Аның өске өлешендә вентилятор белән заманча привод белән тоташкан тотка урнаша. Кул ярдәмендә тотканы хәрәкәткә китерергә мөмкин була. Тузан суырткыч үзе компактлы һәм җиңел, ләкин эшләү өчен уңайсыз була. Бер үк вакытта тотканы да борырга, җайланманы идән буйлап йөртергә дә кирәк була. Беренче тузан суырткычлар 25 долларга сатыла.

 

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү