«Балаларның балык та күргәннәре юк»: мәктәп ашханәләрендәге вазгыятьне күреп кайттык

Мәктәп ашханәләрендә балаларга тәбә, фаршлы коймаклар, флотча токмач ашатырга ярамый. Яңа уку елында Роспотребнадзор  белгечләре янә  туклану тәртибен искә төшерде. Ашау мәсьәләсендә нинди үзгәрешләр бар, балалар яратып ашыймы? Казандагы 20 нче гимназиягә барып, укучыларның  ничек ашавын үзебез  күреп кайттык.

Зарлар кимегән

Соңгы вакытта дәүләтнең балалар туклануына игътибары артты. Россиядә инде өченче ел рәттән барлык башлангыч сыйныф укучылары да бушлай туклана. Республикада андыйлар 221 меңнән артык. Шул ук вакытта 5–11 сыйныф укучыларына көн саен 8,3әр сум субсидия бирелә.  Бушлай ашаучы  гаиләләрне район  һәм шәһәр  җирлекләре үзләре билгели.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының  балаларга өстәмә белем бирү бүлеге   җитәкче Айгөл  Кашапова белдергәнчә,  туклану мәсьәләләре буенча «кайнар линия»гә әти-әниләрдән, гадәттә, бушлай ашау, өйдә укучы башлангыч сыйныф укучыларына туклану оештыру, ризыкларның тиз суынуы, ашарга вакыт  җитмәүгә бәйле сораулар килә.

Моңа кадәр  әти-әниләрдән еш кына, “Бала мәктәп ризыгын ашамый, тәмле түгел” дигән  сүзләрне еш ишетә идек. Әти-әниләр, хәзер ашханәгә барып, үзләре ашап карый башлагач, зарлар кимеде кебек. Дөрес, әле уку елы башланды гына.

– Мәктәп ашаханәләрен даими рәвештә тикшереп торабыз. Моңа кадәр мәктәпләрдә  уртача 2–3әр кимчелек табылса, хәзер бу сан – 1–1,5, – диде «ВТ» хәбәрчесенә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең балалар һәм үсмерләр гигиенасын контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе урынбасары Марина Карпова. – Башлангыч сыйныф укучыларының  туклануы да  аерым контрольдә тотыла. Тикшерү барышында уңай үзгәрешләр сизәбез. Әйтик, ризык тәлинкәдә калган  мәктәпләр  саны кимеде. Ризык  суыну очраклары да биш тапкыр азрак хәзер. Балалар ризыкны кайнар килеш ашый башлады. Мәктәпләрдә табын кору вакытларын  көйләдек. СанПиН таләпләренә туры килмәгән мәктәпләр азайды. Порцияләр күләмен контрольдә тотабыз, бу күрсәткеч тә яхшырды. Шулай ук кайнар ризык белән тәэмин итү буенча да алга китеш бар.

Белгечтән мәктәп ашханәсендә балаларга нинди ризыклар ашатырга ярамавын да сораштык. Аның әйтүенчә, рөхсәт ителмәгән ашамлыклар исемлегендә – тәбә, фаршлы коймаклар,  флотча токмач, форшмак, ысланган колбаса… Болар 30 елдан артык тыела икән инде. Мәктәп һәм бакчаларда  тәкъдим итәргә ярамый торган  продуктлар, ризыклар төре – 47. Алар арасында газлы эчемлек, чипсы,  карамель, серкә салган яшелчәләр дә бар.

Тәмлесе кирәк

Биектау районының Дөбьяз мәктәбе дә бу көннәрдә Роспотребнадзор  белгечләрен көтә. Мәктәп директоры Ринат Хәсәнов белән тукланудагы үзгәрешләр турында сөйләштек.

– Бернинди яңалык юк. Көнгә 9 сум тирәсенә  ашатабыз. Менә син, хуҗабикә, бу акчага гаиләңне  туендыра аласыңмы? Бу бит – мәзәк. Әнә өйдә ике мәче бар, аларның һәрберсенә көн саен 60 сумлык азык сатып алабыз.   Бу субсидиягә генә сыйфатлы ашатып булмый, әлбәттә. Ким дигәндә, 60 сум булырга тиеш. Башлангычлар бушлай ашый, башка сыйныфларга да шулай булсын иде ул, – ди Ринат Хәсәнов. – Әти-әниләрдән ай саен 350шәр сум акча җыябыз. Мәктәптә үстергән яшелчәне өстибез. Бәрәңге үстерәсең икән, аны 3 мең сум түләп тикшертергә кирәк. Товарны  Лениногорскидагы тендер откан фирма китерә.  Бик кирәк чакта да шалтырата алмыйча газапланасың.

Тендерлар проблемасын Казандагы интернат-гимназиядә шәфкать туташы булып эшләүче  Әлфия Нуриева да күтәрде.

– Безгә кирәкле ризыкны китермәгәч, нәрсәгә кирәк соң алар? Әйтик, балаларның ике атна инде бер балык та күргәннәре юк. Кирәк чакта телефоннарын да алмыйлар. Товар китерүчеләргә (поставщик) заказ бирә идек тә, яхшыны китерәләр иде.  Тендерларны бетерсәләр, бик әйбәт булыр иде, – ди Әлфия Нуриева.

Аның әйтүенчә, хәзер балалар бик тук, элеккеге кебек нәрсә бирсәң шуны ашамыйлар, бик сайланалар. Яраткан ризыкларын гына сорыйлар. «Ризыкны да кайберләре лупа аша актарып утыра. Пешекче кызлар бик тырыша инде. Каникулдан килгәч, әлегә тәлинкәдә бер ризык та калмый. Аппетитлары  шәп. Беренче чиректә хәлләр шулайрак. Тик икенчесендә мәктәп ризыгы тәмле түгел, дигән хәйлә табып, әти-әниләрдән коры-сарыга акча сорый башлыйлар», – ди ул.

Яңа уку елында Казан мәктәпләрендә туклану кыйммәтләнмәгән. Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты директоры Рима Мөхәммәдшина белдергәнчә, әти-әниләрнең үтенече буенча быел башлангыч сыйныф укучыларына кайнар ризык менюсын яңадан үзгәрткәннәр. Иртән итле кайнар ашны кайбер балалар яратмый икән. Шуңа күрә укучылар өчен ярма һәм сөт ризыклары күбрәк булган башка меню сайлаганнар. Өлкән сыйныф укучылары 48 сумга комплекслы төшке аш яки 73 сумга ирекле ризыклар сатып алырга мөмкин. Моннан 8 сум 30 тиен чигерелә.

– Әти-әниләр ашханәдә күргәннәрен журналга язып бара. Кимчелекләр булса, төзәтелә. Бүген 15 мең язуның 98,5 проценты уңай, – ди Рима Мөхәммәдшина.

Ланч-бокс

Башка мәктәпләрдән аермалы буларак, 20 нче гимназиядә – ланч-бокс системасы. Бу – пешкән ризыклар китерелеп, ашханәдә җылытып бирелә дигән сүз. Без килгәндә, башлангыч сыйныф укучылары икенче тапкыр ашый иде инде. Тәлинкәдә –  тавык ите белән карабодай. Помидор, печенье, чәй дә бар. Укып тамаклары ачканмы, борын җыерып утыручы балаларны күрмәдек. «Тәмле», – ди  алар.

Ашханә мөдире Руфия Мингалиева әйтүенчә, ризыкны көн саен департаменттан китерәләр. Ике атналык меню үзгәреп тора.

– Ризык суынмый, без аны җылытып бирәбез. Ашханәбез кечкенә, шуңа күрә үзебез әзерләргә мөмкинлек юк, – ди Руфия ханым. – Бүген башлангыч сыйныф укучыларына башта пицца, фрикаделька белән әзерләгән борчаклы аш бирдек. Ике бармакларын күрсәтеп, «во» дип чыгып киттеләр. Пешкән ризыклар да бар. Менюда манный юк. Әти-әниләрнең күбесе аш ашатуны сорый.

Гимназия директоры Рәхимә Арслановадан әти-әниләрнең туклануга  мөнәсәбәтен белештек.

– Төрле гаиләләр бар. Ризыкка бик әдәп белән караучылар да, артык четереклеләр дә. Соңгылары һаман нәрсәдән булса да канәгать түгел. Шул уңайдан әти-әниләр контроле оештырдык. Көн саен 2–3 әти-әни килеп, фикерләрен журналга яза. Без әйтеп кенә, әти-әниләрне ышандырып булмый, үзләре ашагач, барысын да күрәләр. Мондый тәртип булдырганчы, балалар коры-сарыга ияләшкән иде. Хәзер алай түгел, канәгатьсезлек белдерүчеләр  бик сирәк, – ди директор.

Әти-әниләр нәрсә ди?

Залесный бистәсендә яшәүче Диләрә Гыйззәтова дүрт бала тәрбияли.  Шуларның икесе  Осиноводагы татар мәктәбенә йөри, калганнары – бакчага.

– Хәләл булсын иде ашау, иң зур теләк шул. Ботка, төрле ашлар бирәләр. Балык кәтлитенә исләре китми, тик өйдәгесен ашыйлар. Хәзер балаларны бик узындырабыз. Кибет киштәләре муллыктан сыгылып тора. Кайбер әти-әниләр балаларына иртүк батонга нутелла ягып ашатабыз, диләр. Кәнфит белән чәйне иртәнге ашка санамыйм.  Мин үзем дөрес туклану яклы. Шикәрне киметәм, камыр ризыклары пешермим. Гади булган саен, файдалырак, – ди Диләрә Гыйззәтова.

Казанда яшәүче Камилә Шиһабиева исә: «Мәктәп ризыгын исе китеп ашаган кеше юк инде бездә, – ди.  – Беренчедән, кызыбызның юньләп ашый алганы юк. Тәнәфестә ашханәгә кереп ашарга өлгерә алмыйбыз, ди. Мин ачулана торгач, әлегә  өч тапкыр гына кереп ашады. Болай өйдән алып бара. Ашаганда, ярый, дип әйтә үзе. Буфеттан коктейль, печенье, пирожный кебек баллы әйберләр дә сатып алалар».

Фикер:

Гөлназ Азизов, Татарстанның атказанган табибы, 11 нче шәһәр хастаханәсе  педиатры:

– Ашауга  зур игътибар бирергә кирәк. Коры-сары, әче, борычлы  әйберләр белән мавыгу гастрит чиренә китерә. Һәр ун баланың берсендә – ашказаны җәрәхәте (язва), өчесендә гастрит күзәтелә. Мәктәптә камыр ризыклары,  сумса, пицца бирү дә – бәла. Углеводлар симерүгә китерә.  Хәлләр аяныч. Һәр ун баланың яртысына 1–2 дәрәҗәдә симерү чире куела.

Көнлек калория 2500 булырга тиеш. Күп итеп су эчәргә кирәк. Күзәнәкләр сыеклык белән тулыланганда, балалар сирәк авырый. Иртә белән балага бер йомырка, ботка, сыр бирү дә җитә. Аксымы да, углеводы да булачак.  Какао, сөтле кофе бирергә мөмкин. Тик какаоны пешерергә кирәк. Төшке аш  һәрвакыт кайнар булсын. Яшелчә белән ит ашау яхшы. Итне бер тәүлеккә 100 грамм ашарга кирәк. Яшелчә, җиләк-җимеше дә булсын. Әти-әниләр балаларының  канын – ярты ел саен, шикәрен өч айга бер тапкыр тикшертеп торсын, чөнки уку процессында балалар стресс кичерә. Д витамины, көн саен иртән йодомарин бирегез.

Илгиз Хәйруллин, Әтнә районының «Ленин»  кооперативы җитәкчесе:

– Элек  мәктәпләргә үзебез суйган итне, сөтне бик теләп бирә идек, хәзер  аларга башка җирдән алырга ярамый. Товарны тендер откан компанияләр генә китерә. Мәктәп бакчасында үстергән помидорын, алмасын да консервлап ашатырга  рөхсәт юк. Бу бит – башка сыймаслык әйбер. Мәктәп  бакчасына кергән идем, исем-акылым китте. Алмалар өлгергән, җыймыйлар. Сатып алучы таба алмыйбыз, диләр.  Элек  алманы киптерә, аннан компот яба, яшелчәләрдән консервлар ясыйлар иде. Хәзер үстергән әйберне каядыр сатарга мәҗбүрләр. Менә шундый хикмәт.

Сәрия Мифтахова

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


«Балаларның балык та күргәннәре юк»: мәктәп ашханәләрендәге вазгыятьне күреп кайттык” язмасына фикерләр

  1. Мәктәпләр үстергән бер яшелчә, җиләк-җимешне ашатырга рөхсәт юк. Бакчадагы алманы мәктәп хезмәткәрләре чокыр казып җиргә күмә. Яшелчәне алып барып тикшертсәң аннан нитрат «чыгачак». Менә шулай яшәп ятыш..

Фикер өстәү