Беренче сыйныф укучыларына һәм унберенче сыйныф укучыларына күпме йокларга кирәклеген сөйләделәр

Йокы укучы сәламәтлеге өчен зур әһәмияткә ия. Җәйге каникуллардан соң балаларны тиешле вакытта йокларга ятарга һәм бер үк вакытта торырга өйрәтергә кирәк, дип киңәш итәләр Татарстан Роспотребнадзорында.

Кече яшьтәге укучылар 21:00 сәгатьтән дә соңга калмыйча, өлкәнрәкләр 22:00 – 22:30 сәгатьтә йокларга тиеш. Иртәнге якта укучылар да, икенче сменадагылар да җидедә дә торырга тиеш.

«1-4 сыйныф укучылары өчен уртача йокы озынлыгы 10-10,5 сәгать, 5-9 сыйныфлар — 9-10 сәгать, 10-11 сыйныфлар 8-9 сәгать булырга тиеш. Беренче сыйныф укучылары көндез 2 сәгать йоклап алса яхшырак,» — дип аңлаттылар ведомствода.

Йокларга 2-3 сәгать кала кино, телевизион тапшырулар карамаска, шау-шулы уеннар, компьютерда утыруны тыю яхшырак. Кич белән йөрергә чыгарга, душ, мунчага керергә мөмкин, дип киңәш итә белгечләр.


Фикер өстәү