Украинада интернациональ легионга керергә ниятләгән бер ир-атны кулга алганнар

Казанның Вахитов районы суды карары буенча, Украинага китеп, интернациональ легионга керергә ниятләүче 28 яшьлек ир-ат кулга алынган. Бу хакта “Татар-информ” судның матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Аны ФСБ хезмәткәрләре 18 май көнне аэропортта тоткарлаган. Үзенә шик төшүдән куркып, Украинага Грузия һәм Әрмәнстан аша бармакчы булган. “Ул, шушы максаттан чыгып, Украинаның Әрмәнстан Республикасындагы хәрби атташесына Украинага керергә ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Җинаятьчел гамәлен тормышка ашыру өчен 2022 елның мартында УАЗ автомобилен Грузия территориясенә, шуннан Украинага юл тоту максатында, китереп куйган”, – диелә судның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Казанда яшәүче ир-атка карата законсыз кораллы формированиедә катнашырга ниятләнү турында җинаять эше кузгатылган. Казанның Вахитов район суды аны 27 августка кадәр СИЗОга җибәргән. Интернациональ легионга керергә ниятләгән бәндәгә 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.


Фикер өстәү