«Гарифулла дөрес әйткән»: Берлекнең авылы бар да, кешесе генә калмаган

Ике әби, бер бабай. Кайчандыр, бергәлектә – көч, дип яшәгән Берлек авылының халкы әнә шуның кадәр – өч бөртек бүген. Авылның тоткасы шулар. Беткән авыл үзенең йөз яшьлек сәгатен суга алырмы – анысы билгесез. Ә иске кибетенең диварына эленгән язу әле дә тора: «Туган авылым, мин сиңа тагын кайтам әле».

Тәтеш районының Жуково җирлегенә кергән Берлек авылы моннан биш ел элек 80 еллыгын билгеләп үткән. Бөтен эшне өмә ясап, бергәләп башкарганга күрә, авылга Берлек дип кушканнар. Авылы бар да, кешесе генә калмаган шул. Хәзерге вакытта өлкәннәрнең иң яше Минзифа апа Сабитовага – 77, Галия әби Сабитовага – 85 яшь. Фамилияләре бер, әмма алар туганнар түгел. Берсе урамның – бер, икенчесе бөтенләй икенче башында ук яши. Аралары ерак. Галия әби сөйләшергә сусаганда, ике таякка таянып, чокырлы-чакырлы, бормалы сукмаклар буйлап, ахирәте янына хәл белешергә килгәли. Минзифа апа да әбекәйне онытып бетерми. Әле тагын 94 яшьлек Фәһим бабай Фәйзуллов бар. Аның турында райондашлары: «Өздереп гармунда уйный, борынгы җырларны җырлый», – дигәч, күрмичә китмәдек.

Авылны эзләп табу кыен булмады. Жуководан ерак түгел ул. Йортларның кайсында кеше торуын гына чамалау кыенрак. Капкаларга йозак эленгән. Авыл башында яшәүче Минзифа апа ишеген ачмаса, без чуалган сукмаклардан кирәкле адресларны тапмыйча, кире борылыр идек. Урман эчендә кеше таба торганмыни?! Күңелегездә гел шулай ышаныч булсын, Минзифа апа!

«Гарифулла дөрес әйткән»

Минзифа апа – күрше Кызыл Тархан авылы кызы. 59 ел элек килен булып килгәндә, Берлектә 44 йорт булган. Өйләргә газ кертелгән, су бар. Авыл уртасында Вәгыйз бабай ясап калдырган кое да исән әле. Суын алырга кеше генә юк.

– Элек башлангыч мәктәп бар иде. Күптән ябылды ул. Безнең балаларга эләкмәде. Жуковога барып укыдылар. Фермасы да булган. Тик мин килгәндә, юк иде инде. Күрше авыл медпунктында санитарка булып эшләдем. Кибетнең бүрәнәләренә кара иңеп бетсә дә, җил дә, давыл да куптара алмый. Бүрәнәләре бик нык. Автокибет килми. Кирәк-яракны балаларыбыз китерә. Улым, кызым бар. Алар үзләре дә алтмышка таба бара инде. Кемнекедер җиденче дистәне ваклый. Кышын юл ябылмый, шөкер. Авыл җирлеге трактор белән ачып тора. Тормыш зарланырлык түгел. Яшим дигән кешегә мөмкинлек бар, – ди Минзифа апа, ялгыз тормышына юаныч табарга тырышып.

Ире үлгәнгә 12 ел икән инде. Минзифа апаны кызы Әлмәткә дә алып китеп караган, әмма торган җирен сагынып кире кайткан ул. Авылда яшәгән Гөлҗиһан апасы да вафат икән инде. Бертуганнары белән аралаша. Тарханда яшәүче апасы да хәл белешергә килә. Балалары кайчак дүртәр көн кунып китә икән.

– Ничек күңелсез булсын ди инде? Телевизор карыйм. Интернет белән дус түгел мин. Кышын кар көрим. Үрдәкләр янында мәш килеп, көннең үткәнен сизми дә калам, җитми дә әле ул. Моңа кадәр сыерын, сарыгын асрадык. Әнә хәзер урам тулы печән, беркемгә дә кирәкми. Әрәм булып ята, – дип сөйли Минзифа апа. – Үз йортымны ташлап китәсе килми. Китсәң, кубарып бетерәчәкләр. Хәләл көч түгелгән бит. Ялгыз яшәү куркытмый. Без аерым торырга ияләнгән инде. Бөтен нәрсә – Аллаһ кулында. Язмышлар да шулай. Намаз укып, ил-көнгә тынычлык теләп яшим. Туксаннан узган Гарифулла бабай: «Слушай, Минзифа, син бу авылда берүзең яшәп каласың әле», – дип еш әйтә иде. Ул вакытта иң яше булгач, бу сүзгә әллә ни игътибар итмәдем. Дөрес әйткән бит Гарифулла бабай!

Җыр булсын күңелдә!

Фәһим бабайның битенә язмыш тирән буразналар сызса да, күңеле егетләрнекедәй җилкенеп тора әле. Килештереп, сөйкемле итеп елмаеп куя. Хет шунда көн буе гармун тартып, моңланганын тыңлап утыр. Әйдәгез, бер күрешеп, рәхәтләнеп сөйләшегез әле дип, өч ахирәтне бер капка төбенә җыйдык. «Тукта, чәчемне тарыйм», «күлмәк якасын рәтләп куйыйм әле», «әллә өс-башны алыштырыйммы?» дип бераз көязләнеп тә алмакчы иде үзләре.

Ике ел элек август аенда Фәһим бабайның өе янган. Әле ярый янында кызы Җәүһәриясе булган. Кара кисәүләр һаман да җирдә аунап ята әле. Йорт бүрәнәләрендә дә – янгын эзләре.

– Бакчага алмага чыгып барышым иде. Пирог пешерергә иде исәп. Карасам, сарайдан төтен күтәрелә. «Әти, янабыз», – мин әйтәм… Электр чыбыгы төзек булмаган. Аннан өйгә күчте. Түбәсе, бүрәнәләре янды. Җәен яшәп була. Өй салырга кешедән ярдәм сорамадык. Әтине кыш чыгарга үзем белән алып китәм, – ди туган авылына кунакка кайткан Җәүһәрия апа.

Без килгәндә, Җәүһәрия апа бакчада, мәш килеп, чүп утый иде. Яшелчә, җиләк-җимешен, бәрәңгесен утыртканнар. Көзен бакча нигъмәтләрен җыйгач, шәһәргә китәчәкләр.

Фәһим бабайның хатыны үлгәнгә – 11 ел. Ике малае, бер кызы бар. Шәһәргә киткәч, авылын бик сагына икән.

– Көч тә, сәламәтлек тә бар әле. Колакка гына катырак мин. Авылда яшәргә була, монда рәхәт. Чалгы тотып печәнен дә чабам. Үрдәкләр дә карашам. Аларга ашарга пешерәм. Әмма сөйләшергә кеше юк. Үлеп ятсаң да, белүче булмас. Шуңа күрә кызымда яшим, – ди Фәһим бабай. – Авылның киләчәге юк. Беткән бит инде ул. Монда кайтучы юк. Балалар елга бер мәртәбә зиратка кайтып, җыештырып китә. Әгәр колхозны берләштермәсәләр, авыл гөрләп торыр иде. Колхозның 300 гектар җире, 84 баш аты бар иде. Ферма беткәч, халык эшсез калды да шуннан шәһәргә китеп бетте инде. Менә хәзер өч кеше калдык. Гомер буе шушы җиргә тугрылык сакладык. Без үскәндә, эштән башканы белмәдек. Колхозда төрлесен башкардым, соңгы 24 ел складта эшләдем. Йөреп, кыштырдап торам әле, Аллаһка шөкер. Нәрсә бар, шуны ашадык. Биргән гомернең бәрәкәте булсын.

Авыл сукмакларыннан атлыйбыз. «Монда олы абый яшәгән иде. Балалары Чаллыга алып китте, йорты бетте инде… Әтинең энесе әнә тегендә тора иде. Тугыз баладан җидебез үстек. Өчебез исән әле. Бер сеңлем – Тольяттида, энем Ханты-Мансида яши. Алар белән телефон аша аралашып торабыз», – ди бабай, чирәм каплаган, буш нигезләргә төртеп күрсәтеп. Хәзер менә «шулай иде» дип сөйләргә генә калган.

Капка төбендә

Бергәләшеп Галия әбигә киттек. Җәйләрен авылда еланнар да очрый икән. Шуңа күрә табигатенә сокланып, дөньяңны онытып йөреп булмый. Сазлыгы да өлкәннәр аягы өчен түгел. Шуңа күрә сак кына йөрергә кирәк.

Без килгәндә, Галия апа аптырап утыра иде. «Чәчемне юып, тарак белән кыстырып куйган идем, шуны һич сүтә алмыйм. Әле ярый килгәнсез, кызым», – дип ишекне ачуыбызга бик куанды ул. Чәчен дә сүттек, тормыш сәхифәләрен дә. Минзифа әби чәчен үреп куйгач, киттек капка төбенә гөрләшергә. Әбекәй 85тә булса, таякка таянып йөрсә дә, чәчәкләр үстерә. Шуларны сыйпап, иснәп тә ала.

– Бу авылга урмандагы «18 нче кордон»нан килен булып килгән идем. Хәзер бетте инде ул. Үзебезнең авыл да урман кебек хәзер. Картым сигез ел элек үлде. Балалар кайтып тора. Колхозда да эшләдем, кибетче, агент та булып карадым, – дип елмайды зәңгәр күзле әбекәй.

Капка төбенә өч ахирәт үз тормышлары турында гәп корды, үткәннәрне искә төшерде. Әле ярый килгәнбез, өчесен бергә җыеп, күңелле минутлар бүләк иттек бит. Аларга хәзер рухи азыктан башкасы кирәкми.

Сәрия Мифтахова

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү