Мордовия Республикасы буенча ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, 15 июнь көнне якынча 16.40 сәгатьтә М5 трассасының 75 нче километрында «Лада Гранты» йөртүчесе, сулга борылганда, хәрәкәт итүдә өстенлек бирмәгән һәм каршы юнәлештә турыдан-туры барган «Камаз» белән «очрашкан». Нәтиҗәдә — һәлакәт урынында «Гранта» шоферы да, аның пассажиры да һәлак булган.
«С» мәгълүматлары буенча, пассажир утыргычында 22 яшьлек өченче курс студенты Анастасия Зеленова утырган, ә машина белән аның сөйгән егете идарә иткән. Җирле халык сүзләренчә, гашыйклар туй ясарга планлаштырганнар.