Укучыларның салкыннар аркасында мәктәпкә йөрмәү мөмкинлеген аңлаттылар

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы суыклар аркасында уку дәресләрен гамәлдән чыгару мөмкинлеген аңлатты. Республикада уртача тәүлек һава температурасы нормадан тугыз градуска түбәнрәк булуга бәйле рәвештә, ведомство муниципалитетларга тиешле рекомендацияләр җибәрде.

“Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында — 23 градус булганда, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында — 25, шулай ук шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында — 27, 10-11 сыйныфларда — 30 градус салкында, ә 10-11 сыйныфларда — 32 градус булганда дәресләр гамәлдән чыгарылырга мөмкин”, — диелә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрендә.

Министрлык шулай ук балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне — 25 градус һәм аннан да түбәнрәк температурада туктатырга тәкъдим итте.


Фикер өстәү