Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һава температурасы күпмегә төшкән очракларда мәктәпләрдә дәресләр үткәрелмәскә мөмкин булуын аңлатты. Министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, авыл мәктәпләре өчен – һава температурасы минус 23 градуска кадәр, шәһәр мәктәпләре өчен – минус 25 градуска кадәр төшкәндә 1-4 сыйныф укучыларына дәресләр үткәрелмәскә мөмкин.
Шулай ук авылда – термометрның терекөмеш баганасы минус 25 градуска, шәһәрдә – минус 27 градуска кадәр төшкәндә, инде 5-9 сыйныф укучылары өчен дә дәресләр үткәрмәү тәкъдим ителә.
Моннан тыш авылда – 30 градус, шәһәрдә – 32 градус суык булганда, 10 һәм 11 сыйныф укучылары да мәктәпкә бармаска мөмкин.
Шул ук вакытта, министрлык һава температурасы -25 градус һәм аннан түбәнрәк булган очракларда, балаларны мәктәп автобусларында йөртүне туктатып торырга тәкъдим итә.
Суык булу сәбәпле дәресләр үткәрмәү буенча тәкъдимнәр республиканың барлык муниципалитетларына җибәрелә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat