Бер хатын-кызда коронавирусның 18 мутациясе барлыкка килгән

Россиядә иммунитеты бик нык какшаган бер ханым ярты ел буе коронавирустан интеккән. Шуның аркасында аның организмында ковид-19 инфекциясенең 18 яңа мутациясе барлыкка килгән. Бу хакта Россия галимнәре virological.org сайтында язып чыккан.

Биредә лимфа бизләрендә яман шеш булган 47 яшьлек сырхау турында сүз бара. 2020 елның апрелендә хастаханәдә химиотерапия курсын үткәндә коронавирус йоктырган ул. Анализлары 9 сентябрьгә кадәр организмында ковид инфекциясе барлыгын күрсәткән.
Сырхаудан узган елның язында һәм җәй азагында алынган мазокларга чагыштырма тикшеренү үткәрелгән. Нәтиҗәдә анда коронавирусның яңа мутацияләре барлыкка килүе билгеләнгән. Шул ук вакытта ике мутациянең Дания чәшкеләрендә табылганына охшашлыгы ачыкланган. Галимнәр әйтүенә караганда, чәшке штаммнарыннан берсе моңа кадәр иммунитеты йомшак тагын бер сырхауда табылган булган.

Галимнәр фикеренчә, корнавирусның бик йогышлы “Британия штаммы” да иң элек иммунитеты зәгыйфьрәк сырхауда барлыкка килгән булса кирәк.
Моңа кадәр Гамалея үзәге җитәкчесе Александр Гинцбург Россиядә дә, Бөекбританиядәге кебек, үзебезнең штамм барлыкка килергә мөмкин, дип белдергән. “Бардыр да инде ул. Әмма әлегә рәсми төстә игълан генә ителмәгәндер”, – дигән белгеч.


Фикер өстәү