Татарстанда 47 яшьлек хатын-кыз чит баланы кыйнаган

Әгерҗе районы прокуратурасы 6 яшьлек баланың әнисе мөрәҗәгате буенча тикшерү уздырган.

Татарстанда 43 яшьлек хатын-кыз чит баланы кыйнаган өчен штрафка тартылган. Бу хакта “KazanFirst” Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сүзләренә таянып яза.
Моңа кадәр мәгълүм булганча, бер хатын-кыз, гауга чыккач, 6 яшьлек балага ике тапкыр суккан. Шуннан соң баланың иңбашы күгәреп чыккан.
Баланы кыйнаган өчен хатын-кызны 5 мең сумга штрафка тартканнар. Шуннан соң прокурор мораль зыянны каплау турында дәгъва белән судка мөрәҗәгать иткән. Әгерҗе районы суды, таләпне канәгатьләндереп, хатын-кыздан балага тагын 20 мең сум түләткән.


Фикер өстәү