Фетнә бар, әмма революция түгел

Дөньякүләм икътисадый һәм сәяси кризис билгеләре әле бер урында, әле икенче җирдә аваз бирә. Сайлауда халык яклавы нәтиҗәсендә җиңеп чыккан Аргентина Президенты Хавьер Милейның беренче адымнарыннан ук кешеләр риза түгел. Илдә дәвамлы һәм ахыры күренми торган протест акцияләре бара.

Милей фетнәне күсәкләр ярдәмендә бастырырга омтыла. Кытай Аргентинага валюта кредитлары бирүне туктатты, чөнки Милей үзе коммунистлар белән араны өзәргә вәгъдә иткән иде. Сайлаудан соң ул, вәгъдәсен онытып, алар белән хезмәттәшлек итмәкче булып карады, ләкин Азия гиганты аның сайлау алды компаниясендәге үз-үзен тотышыннан канәгать булмавын бик тиз күрсәтте. Яңа Президент аргентиналыларның күңеленә бер дә хуш килми, чөнки илдә болай да киеренке булган хәлне тагын да кискенләштерде.

Европа иле Сербиядә исә 17 декабрьдә парламент һәм җирле советларга сайлаулар булып үткән иде. Сайлауда гамәлдәге Президент Вучич партиясе җиңде. Оппозиция сайлау нәтиҗәләреннән риза булмады. Тавышлар урланды, сайлау нәтиҗәләре дөрес күрсәтелмәде, дигән сылтау белән урамга чыкты. Халыкара күзәтүчеләр дә серб сайлавын дөрес үткәрелмәде дип игълан итте. Бу атна башында Белградта хәл кискенләште. Дүшәмбе көнне Үзидарә министрлыгы каршында (анда шундый министрлык та бар икән) йөзләгән студент җыелды. Алар сайлаучылар исемлеген кабат тикшерүне таләп итте. Фетнәчеләр, исемлектә «фантом сайлаучылар» күп иде, дип бара. Министрлык исә моны, уйлап чыгарылган нәрсә, ди. Дүшәмбедә протестта катнашучы 38 кеше кулга алынды. 8 полиция хезмәткәре яраланды, диделәр. Ратуша бинасының тәрәзәләре ватылды. Фетнәчеләр бинаны штурмладылар. Вучич ашыгыч рәвештә халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. «Гражданнарны борчылмаска өндим, – диде ул. – Сүз революция турында бармый. Хокук саклау органнары вазгыятьне контрольдә тота».

Серб прогрессив партиясе парламент сайлавында 47 проценттан артыграк тавыш җыйган. Белград шәһәр советына сайлауда СПП шулай ук иң күп тавыш алган, әмма идарә итүче коалиция формалаштырырлык ук түгел. Оппозиция бигрәк тә Белград идарәсенә сайлау нәтиҗәләреннән риза түгел. Провинцияләрдә идарә итүче партияне ихлас яклаган халыкны башкалага алып килеп тавыш бирдерттеләр, дигән фикерне алга сөрәләр.

Сербия Россиянең Европадагы аркадашы санала. Кремль табигый рәвештә Вучич һәм аның партиясен яклый. Әмма БМОда тавыш биргәндә Сербия вәкиле Россияне агрессор буларак таныган иде.

 


Фикер өстәү