Булат Нигъмәтуллин: «Әлеге югалтуны берни белән чыгыштырып булмый»

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Әй язмыш, язмыш» тапшыруын алып баручы Зәмирә Рәҗәпова Татарстанның атказанган артисты Булат Нигъмәтуллиннан әнисен югалту чорын ничек кичерүе турында сораган. Бу хакта «Интертат» яза.

«Ничек аңлатырга икән инде? Ул хәбәрне ишеткәч, нәрсә эшләргә белмичә, кеше югалып кала. Бернишләп булмый, чир шундый. Бөтен булган көчеңне, мөмкинлекне, хис-кичерешләреңне әнигә юнәлтәсең. Бәлки, гаиләдә дә нәрсәдер онытыладыр, чөнки башыңда шул гына. Ничек инде син әнине югалтырга тиеш? Шуны беләсең бит инде, аны кабул итәргә тиеш буласың, һәм ул бик авыр нәрсә икән.

Кабул иткәннән соң, үзең генә калган кебек буласың. Сиңа беркем дә ярдәм итә алмый кебек мондый хәлдә. Аннары Ходайдан сорыйсың… Нишләп болай булган? Нишләп ул китәргә тиеш? Яшь бит әле. Бик күп сораулар туа. Син бернәрсә дә эшли алмагач, синең нидер үзгәртергә көчеңнән, хәлеңнән килми. Димәк, Ходай шулай кушкандыр, дип уйлыйсың. Үзеңне гаеплисең, ярдәм итеп өлгермәдем, вакыт җитмәде микән, дип. Башта төрле уйлар…

Бу хәлне кабул итәргә туры килде. Хәзер дә, бүген дә аның турында уйлыйсың. Ул йөрәктән китми, искә килеп төшә. Ничә яшьтә булсаң да, әни җитми, аның белән сөйләшәсе, сораулар бирәсе килә. Ләкин булмый…

– Үлем үкенечсез булмый, диләр инде. Аның кадерен, югалткач, бигрәк тә аңлыйсың. Ул шундый халәт – юата торган сүз табып булмый. Бер сүз белән дә күңел ярасын басып булмый. Син «әни белән якын идек, киңәш-табыш итә, серләр сөйләшә идек» дисең. Ир-атларга бу кайгыны кичерү авыррак, дип әйтәләр…

– Әйе. Минем үзем өчен шулайрак инде. Ир-атка әни җылысы көч биреп тора, дип әйтер идем. Әни җылысын беркем дә бирә алмый. Аны берни белән чыгыштырып булмый. Әниле кешеләр – бик бәхетле кешеләр.

«Бәхет кәсаләрегез тулы булсын. Исән-сау булыгыз, бер-берегезнең кадерен белегез. Тормыш бик кыска, без аны озын дип беләбез. «Әле булыр әле», – дип яшибез. Бер-берегезгә җылыгызны, хөрмәтегезне биреп, яратып, ярдәм кулы сузып, туганнар белән аралашып яшәгез, гаиләгездә тынычлык булсын. Әти-әниләрегез сезгә тормыш биргән, шуны матур итеп узарга язсын. Аларны саклагыз, мөмкин кадәр күбрәк яшәсеннәр. Алар исән булганда, безгә яшәве күпкә җиңелрәк», – диде тапшыру азагында Булат Нигъмәтуллин тамашачыларына.

 


Фикер өстәү