“Яшь профессионаллар” илкүләм чемпионатының финалында Татарстаннан 170 кеше катнашачак

“Яшь профессионаллар – 2022” X илкүләм чемпионатының финалында Татарстаннан 170 кеше катнашачак. Ярышларда барлыгы 1 меңләп кеше катнашыр дип көтелә. Чемпионат 66 төрле компетенция буенча узачак. Ярыш онлайн һәм офлайн рәвештә оештырылачак.

Егет-кызларны 8-12 сентябрьдә Мордовия Республикасы башкаласы Саранск шәһәрендә көтәләр. Татарстан данын 96 катнашучы яклаячак. Алар белән 74 эксперт та барачак.

Саранскта Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 280 катнашучы 25 төрле юнәлештә көч сынашачак. Аларның эшен 200ләп белгеч бәялиячәк. Чемпионат “Саранск-Арена” спорт комплексында узачак.
Тагын 700ләп кеше 41 төрле юнәлеш буенча дистанцион рәвештә көч сынашачак.

Татарстанда дистанцион рәвештәге ярышлар республиканың 28 вузы, көллияте һәм техникумы базасында оештырылачак. Ярышлар өчен Казанда – 19, Чаллыда — 6, Әлмәт, Яшел Үзән, Алабугада берешәр мәйданчык файдаланылыр дип көтелә.


Фикер өстәү