Ярдәм итүчеләрнең үзләренә ярдәм кирәк түгелме?

Татарстанда 6013 коммерциясез оешма эшли. Аларның һәркайсының үз юнәлеше бар. Араларында авыруларны, ялгыз аналарны, әтиләрне, күпбалалы гаиләләрне кайгыртучылар да бар. Нинди генә эш башкарсалар да, аларның максаты бер: башкаларга ярдәм итү. Татарстанның Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева да соңгы очрашуда коммерциясез оешмаларның халык белән дәүләт арасында күпер булып торуын әйткән иде. Бу чынлап та шулаймы? Коммерциясез оешмалар ничек эшли? Аларның үзләренә ярдәм кирәкме? Без берничә оешма җитәкчесе белән сөйләштек.

«НеЗаМи»

Әлеге хәйрия фонды җитәкчесе Флера Җәләлиева күзләре күрми торган сабыйларга музыка белән шөгыльләнергә мөмкинлек тудыра.

– 2013 елда Казанда «НеЗаМи» ансамблен оештырык. Безнең һәр эшебезне музыкант һәм педагог, ансамбль җитәкчесе Дмитрий Бикчәнтәев хуплап торды. Өч күрмәүче баланың фамилияләренең алдагы ике хәрефен алып, ансамбль исемен уйлап таптык. Ул ансамбльдә ничәмә-ничә бала укып, күпме музыка коралында уйнарга өйрәнде. Без, шушы ансамбльгә йөрүче балаларның әниләре, шушы исемдәге хәйрия фондын да ачарга булдык, – ди Флера Җәләлиева.

Әмма фонд ачу җиңел генә бирелми. Музыкага тартылучы сабыйлар күп, ә мөмкинлек чамалы. Флера Җәләлиева үзе дә яшерми, аларның фонды бары тик грантлар хисабына яши. Ә аны оту җиңел бирелми. Лотерея кебек – йә отасың, йә юк.

– Кайчакта акчабыз, коммуналь хезмәтләр өчен түләргә дә җитми. Ә эшне дәвам иттерергә кирәк. Шуңа да без гел даими ярдәмгә мохтаҗ, – ди Флера Җәләлиева. –  Әлегә бер бинада шөгыльләнәбез. Әмма йортта яшәүчеләр музыка тавышына риза түгел. Аларны да аңларга була. Безнең ишеккә еш шакыйлар, ошатмыйча хатлар калдыралар. Әмма без нишли алабыз? Бу бинаны безгә шәһәр хакимияте бирде. Ул Авиатөзелеш районында урнашкан. Үзәктән ерак булгач, кайбер балаларны шөгыльләнергә алып килә алмыйлар. Аерым бер бинага урнаша алсак, бар да яхшырыр иде.

Узган ел  «НеЗаМи» хәйрия фонды Президент грантын ота алмаган. Әмма алар «Россиянең иң яхшы 100 проекты» исеменә лаек булган. Шөкер, быелга финанс ягыннан авыр хәлдә калмаганнар. Президент Аппараты һәм  бер сәнәгать оешмасы аларга матди ярдәм күрсәткән.

«Сила в детях» («Балаларда көч»)

– Әлеге оешма 2014 елдан бирле эшләп килә. Безнең тагын бер оешмабыз да бар. Анысы «Фәрештәләргә шатлык өләшик» дип атала. Ул 2019 елда эшли башлады. Икесе дә сабыйларга ярдәм юнәлешендә эшли. Без физик мөмкинлеге чикләнгән сабыйлар үстерүче авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм итәбез, – ди «Балаларда көч» оешмасы җитәкчесе Адель Заһретдинов.

Аның сүзләренчә, алар авыру балаларга тернәкләндерү курслары үткәрәләр. Махсус үзәкләрдә сабыйларның сәламәтлеген ныгыталар. Казан, Түбән Кама, Чистай, Лениногорск шәһәрләрендә аларның биш үзәге авыру балалар өчен хезмәт күрсәтә.

– Түбән Камадан кала, башка шәһәрләрдә үзәкләргә биналарны бушлай бирделәр. Әлеге биналарда грант акчаларына төзекләндерү үткәрелде. Шулай ук дәүләт ярдәме белән без үзебезгә кирәкле махсус җиһазлар алабыз. Бездә 130 кеше эшли. Алар – медицина, психология, педагогика белгечләре. Үзәкләр туганнан алып 18 яшькәчә булган балаларга ярдәм күрсәтә, – ди җитәкче.

Адель Заһретдинов әйтүенчә, ел саен 3 меңгә якын бала тернәкләндерү уза. Дәваланырга килүчеләр арасында ДЦП, нерв авырулы сабыйлар, аутизм, ДАУН синдромы, психологик һәм сөйләм үсеше туктап калган балалар бар.

– Соңгы елларда коммерциясез булган оешмаларга дәүләт тарафыннан караш үзгәрде. Без һәрдаим аларның җылысын, ярдәмен тоеп яшибез. Төрле грантлар отып, бәйгеләрдә катнашып, матди хәлебезне яхшыртабыз, – ди оешма җитәкчесе.

«ЗАКАЛ»

Алабугада эшләп килүче «Закал» коммерциясез оешмасы да узган ел Татарстан Президентының премиясен алган. Әлеге оешма физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрнең тормышын яхшырту өчен барысын да эшли. Оешма җитәкчесе Рөстәм Латыйпов сүзләренчә, 15 ел эшләү дәвамында алар бик күп кешеләргә ярдәм кулы сузган.

– Кайчакта авырулар үзләренең хокукларын да белми. Әнә шул чакта юл күрсәтәбез. Физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр эшкә урнашу тәртибен, «Уңайлы мохит» турында, үзләренә кагылышлы юридик сорауларга бездә җавап табалар. Без аларның һәр үтенечен уңай хәл итәргә тырышабыз, – ди Рөстәм Латыйпов. –  Соңгы вакытта безнең оешмада «Добрый прокат» дигән социаль проект эшли башлады. Без аларга шушы проект кысасында Йөзләгән кешегә бушлай техник тернәкләндерү чаралары биреп торабыз.

Алар киләчәктә башкаларга ярдәм итүләрен туктатмаячаклар. Киресенчә, төрле грантлар отып, үз эшләрен җәелдермәкчеләр. Рөстәм Латыйпов, республика җитәкчелегенә матди ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәтен җиткерә.

– Төрле бәйгеләрдә оту – безгә канат куя. Бу бит әле – акча бирү генә түгел, синең эшеңне бәяләү дә, – ди Рөстәм Латыйпов. – Ә инде башкаларны сөендерү көч өсти. Күңелдә рәхәтлек барлыкка килә. Башкаларның рәхмәтендә яшәүгә ни җитә?

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү