Чирмешән районында җитәкчелек алышынды. Элеккеге башлык Казанга эшкә күчә

Бүген Чирмешән районы Советы карары белән район хакимияте башлыгы Фердинат Дәүләтшинның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды. Карар аның үз теләге белән отставкага китүенә бәйле.

Фердинат Дәүләтшин 2014 елдан бирле районга җитәкчелек итте. Алга таба ул “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясендә эшләячәк.

Чирмешән районы Советы утырышында Татарстан Президенты Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты. Ул Фердинат Мидхәт улының район хакимияте башлыгы вазыйфасындагы эшен югары бәяләде. Фердинат Дәүләтшин Татарстан Президенты Указы нигезендә “Дуслык” ордены белән бүләкләнде.
Чирмешән районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкару Рамил Айбәтовка йөкләнде. Ул Чирмешән районы Бәркәтә-Ключи авылында туган. Казан авыл хуҗалыгы институтында белем алганнан соң 9 елдан артыграк вакыт дәвамында туып үскән районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләгән. Хезмәт юлының соңгы дистә елы Чирмешән автотранспорт предприятиесендә җитәкчелек эшенә бәйле. Ул Татарстан Президентының идарәче кадрлары резервы программасы буенча әзерлек үткән.


Фикер өстәү