Киләсе елда инвалидлар белән ветераннарның пенсияләре һәм ана капиталы артачак

Берничә социаль түләү 2023 елның 1 февраленнән индексацияләнәчәк.  Бу хакта Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков сүзләренә сылтама белән «Российская газета» хәбәр итә.

Инвалидларга, ветераннарга һәм башка категория гражданнарга айлык түләүләр инфляция күләме буенча индексацияләнәчәк, дип хәбәр итте министр Россия Президенты уздырган киңәшмәдә.

2023 елда индексация нәтиҗәсендә беренче балага ана капиталы күләме 590 мең сумга, икенче балага 780 мең сумга кадәр җитәчәк.


Фикер өстәү