Кечкенә авылларга югары тизлекле мобиль интернет алданрак кертеләчәк

Татарстанда яшәүчеләр, югары тизлекле мобиль интернетны алданрак кертү өчен, кечкенә авылларны үзләре үк сайлап алу мөмкинлегенә ия. Тавыш бирүдә халык саны 100дән 500гә кадәрге барлык торак пунктлар катнаша. Дәүләт хезмәтләре порталында 12 ноябрьгә кадәр үз тавышыңны калдырырга мөмкин.

Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы иң күп тавыш җыйган авылларга киләсе елда мобиль интернет кертәчәк. Бүгенгә 8 меңнән артыграк кеше тавыш бирүдә катнашкан инде. Алексеевск районы Родники, Балык Бистәсе районы Иванай, Яңа Чишмә районы Чуваш Чабаксары авыллары әлегә беренче урыннарда бара.

Тавыш бирү «Цифрлы икътисад илкүләм программасы» буенча хәл ителә. 2030 елга кадәр исәпләнгән федераль программаны «Ростелеком» гамәлгә ашыра.


Фикер өстәү