Рөстәм Миңнеханов Казанның «Салават Күпере» микрорайонында тәртип саклау җәмәгать пунктын карады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Салават Күпере» микрорайонында тәртип саклау җәмәгать пунктында булды. Аны Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин һәм Казан мэры Илсур Метшин озатып йөрде.

Яңа ачылган җәмәгать пунктында (Наил Йосыпов ур., 8) 6 участок полиция хезмәткәре, балигъ булмаганнар эшләре буенча 2 инспектор һәм 2 муниципаль хезмәткәр хезмәт итәчәк.
Президент саклау пунктының бүлмәләрен: кунакларны кабул итү һәм консультацияләү зонасын, хезмәткәрләрнең эш кабинетларын карады. Барлык бүлмәләр дә җайланмалар һәм кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителгән.

«Залесный» торак массивы һәм «Салават Күпере» торак комплексы территориясендә 90 күп фатирлы һәм 2 меңгә якын шәхси йорт урнашкан, аларда 27 меңнән артык кеше яши. Якын арада «Салават Күпере» торак комплексының 2 нче өлеше төзелү сәбәпле, халык санының тагын 5 меңгә артуы фаразлана.

Рөстәм Миңнеханов зур тизлектә үсүче микрорайонда яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Ул тәртип саклауның өстәмә икенче пунктын ачу өчен тагын бер бина сайларга кушты.


Фикер өстәү