Март аенда бакча эшләре

Март – бакчачы өчен иң җаваплы һәм мәшәкатьле айларның берсе. Җирдә карлар ятса да, язның якынлашуы барыбер сизелә. Айның икенче яртысында кар акрынлап утыра һәм эри башлый.

Яшелчә

Бу айда яшелчә үстерүченең төп игътибары ачык грунтта утыртылырга тиешле яшелчә культураларының рассадаларын өй шартларында, иртә парникларда, теплицаларда үстерүгә юнәлгән була. Өй шартларында иртә өлгерә торган помидорны рассада өчен – март башында, соң өлгерешле сортларын 18-21 мартта чәчәләр, ә баклажан, баллы борыч рассадалары инде март башында беренче чын яфрагын чыгарып өлгерә. Иртә парникларда март башында иртә өлгерешле кәбестә рассадаларын, шулай ук яшел килеш файдалану өчен редис, кыяклы суган, салат һәм шпинат кебек культураларны чәчү башлана. Шулай ук ачык грунт өчен минераль ашламалар әзерләүне дәвам итәргә, кар тотарга кирәк. Моның өчен кар өстенә тасма-тасма итеп черемә яисә көл сибәләр, кардан валлар ясыйлар. Март ахырларында пленкалы теплицаларга рамнар куялар.

 

Чәчәк

Март ахырында астра һәм бәрхет гөлләренең орлыкларын утыртыгыз. Аларны 1,5 см тирәнлектә туфракка чәчеп, су сибеп, өстен тигезләп, пленка белән каплап, җылы урынга урнаштырыгыз.

Мартта гладиолус, суган, георгиннарны тагын бер кат тикшерегез. Барлык чирле өлешләрен сәламәт тукымаларга кадәр чистартып, киселгән урыннарны зеленка белән зарарсызландырыгыз һәм кабат саклауга салыгыз. Чирле суганнарны ташлагыз, ә үсә башлаганнарын яшел кыяк – язгы витаминнар алу өчен кулланыгыз. Тәрәзә төбенә утыртып куйсагыз, 1-2 атнадан сыйлана да башларсыз. Шулай ук яшел кыяк алу өчен сарымсакны да кулланырга була.

 

Агач-куаклар

Ай башында февральдә башкарган кайбер эшләрне кабатларга туры киләчәк: атап әйткәндә, кар астында калган ботакларны кар авырлыгыннан арындырырга. Чөнки эри башлагач, карның бозга әверелеп, аларны сындыруы мөмкин.

Бу чорда җимеш агачларын һәм куакларны санитар кисү дә көтә. Бакчада булган карны бакча җиләге һәм кура җиләге төпләренә өяргә тырышыгыз. Шулай ук карлыган куакларын тикшерегез. Әгәр кабарган-бүртенгән бөреләр күренә икән, аларны юк итегез. Болай иткәндә, сез бөре талпаныннан котылырсыз.

Бакчаны корткычлардан һәм авырулардан саклауны яз көне үк кайгыртсагыз, үсемлекләр сәламәт булачак һәм мул уңыш бирәчәк. Бакчага табигый ашламалар гына кертергә тырышыгыз. Карлыган куакларын суган кабыгы төнәтмәсе (10 л суга 200 г) белән эшкәртегез. Талпаннарга каршы канлы үлән (чистотел) төнәтмәсе (10 л суга 50 г канлы үлән), ончыл чыкка каршы көл (1 л суга 1 стакан көл) кулланыгыз. Чәчәк аткан вакытка кадәр шулай итеп эшкәртергә мөмкин. Сөякләрне, көнкүрештәге табигый чүпләрне, корыган ботакларны җыеп, барысын бергә ягыгыз. Барлыкка килгән көл белән үсемлекләрне дә, туфракны да ашларга була. Бакчадагы җимеш агачларын һәм куакларны һәр яз саен чистартып торырга кирәк.

Агачларны корыган яфраклардан, кипкән җимеш калдыкларыннан арындырыгыз һәм җыеп яндырыгыз. Аларда авыру барлыкка китерүчеләр булырга мөмкин.

Корыган, сынган һәм кәкре ботакларны кисеп алу да артык булмас. Кайрыдагы ярыклар, буразначыкларны тикшереп чыгыгыз. Яшеренгән корткычларны җыеп юк итегез.

Әгәр дә агачларыгызда лишайниклар күп икән, аларны тимер купоросының 7-10 процентлы эремәсе белән эшкәртергә киңәш ителә (100 грамм суга 1 чәй кашыгы). Кәүсәләрне пумала белән дә, сиптереп тә эшкәртергә була. Өч көн үтүгә, лишайниклар агачтан үзләре коелыр төшәчәк.

 

Игътибар: Бу эшкәртү чараларын агачларда сут йөреше башланганга кадәр үткәрергә кирәк. Юкса, сут агышы башланса, бөреләрне яндырып харап итүегез бар. Хәтта агачның коруы ихтимал.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

Фото: zen.yandex.ru


Фикер өстәү