«Ул әтисенең кем икәнен дә белмичә, бала таба…»

Кайбер кешеләрнең тормышы юл башыннан ук бозылып китә бугай. Ниндидер кечкенә ялгышлык аркасында аз гына бозыла да гел яманлык ягына салулап тора һәм көннәрнең берендә көрчеккә китереп тери. Бу ханым да әнә шундыйрак язмышлы кеше була инде.

Башта бик яратып йөргән егете алдап китә, шуннан бу аңа үч итеп «гүләйт итәргә» тотына. Кулдан кулга йөргән уңайга эчәргә өйрәнә. Эчү ул бөтен кешегә дә бер дәрәҗәдә тәэсир итми бугай, кайберәүләрне бөтенләй юлдан яздырып, ярык тагарак алдында калдыра. Ләкин бөтен булмышын шуңа багышлаган зат тагаракның үзен дә, аның ярык икәнен дә тиз генә чамаламый…

Бу ханым да бик күп ялгышлыклар, гөнаһлар кылып өлгерә. Берничә тапкыр кияүгә чыга, аерыла, кайда урнашса да, эшеннән куалар. Әтисенең кем икәнен дә белмичә, бала таба, анысын әти-әнисе тәрбиясенә калдырып, шәһәргә китә. Шәһәрдә дә бернәрсәне дә әзерләп куймаганнар икән. Монда да исерек хатыннар җитәрлек, хәтта тамагың туярлык ризык табу да бик авыр. Хәмер турында әйтәсе дә түгел. Әнә шундый авыр көннәрнең берсендә бу үз тормышын җайга салырга ниятли. Хәзер инде яңадан белем алып, сайлаган һөнәрең буенча зур уңышларга ирешү чорын узган. Эш турында гомумән уйлый да торган түгел. Бердәнбер әйбәт юл – кияүгә чыгу. Аның кыяфәте белән миллионерларны каратып булмый, хәтта кечкенә кибет хуҗасы янына да якын бармалы түгел. Хатын моны яхшы аңлый. Шуңа бу өлкән яшьтәге ирләрне ауларга карар кыла. Карт булсын, йорты булсын, пенсиясе килеп торсын, балалары гаугалашып йөрмәсен… Кыскасы, таләпләре гадәти инде аның.

Ләкин андый бабайларны беркем дә өеп куймаган. Аз гына арураклары килеп чыга икән, шундук аларны карап йөрүче хатыннар да күзгә эләгә башлый. Өстәвенә балалары, туган-тумачалары саклый. Якын да килерлек түгел. Шулай да бик озак эзләнә торгач, бу ханым бик уңайлы бер бабайны табып ала.

Бик өлкән яшьтә бу. Һәм иң яхшысы – бер туганы да юк. Карчыгы үлгән, балалары чит илдә яши. Фатиры бар, приватизация ясалмаган. Димәк, вакыты җиткәч, бергә тупланган мөлкәт исеменә керәчәк. Пенсиясе ярыйсы гына. Бабайга нәкъ менә аның яшендәге хатын-кызлар ошый. Аларның колготки гына киеп йөрүләре өчен җанын бирергә әзер. Яхшы пар бу, кыскасы.

Хатын беркадәр уйланып йөри дә ныклап эшкә керешә. Бөтен максаты – бабайны үзенә карату. Мондый изге максат хакына ул хәтта хәмердән дә баш тартып торырга мәҗбүр була. Исерек хатынга кем өйләнергә теләсен инде?! Хәтта әҗәл сызыгына килеп җиткән картның да соңгы көннәрен хәмер мичкәсе янында уздырасы килмидер.

Ничек итсә итә бу, бабайны үзенә карата. Хатын-кызның хәйләсе дә, үзенә бәйли торган күренмәс җепләре дә күп була бит. Чынлап тотына икән, аңа беркем дә каршы тора алмый. Бу бабай да, кулын сорап, аңа берничә атна буена ялынып йөри. Тезләнеп үтенә хәтта. Аны шул тиклем зур мәхәббәтенә каршы килми инде хатын, ризалаша. Бик матур итеп ЗАГСка баралар. Гаризаларын хәл иткәнне бер ай буена көтәләр. Бу вакыт эчендә дә хатын хәмергә якын килми, вакытыннан алда үлеп-нитеп китмәсен дип, бабайны тәрбияләп кенә тора. Хатын-кыз тәрбиясе хәтта картларга да ошый. Бабай күз алдында яшәреп киткәндәй була, күзләренә нур куна, хәрәкәтләренә дәрт өрелә.

Язылышалар. Кеше бик булмый инде тантаналарында, утыз яшьлек хатын белән җитмеш яшьлек бабайның кавышканын кызык күрүчеләр генә тоткарланып, котлап китә. Кавышканның икенче көнендә үк, бокаллар чыңлата-чыңлата бәйрәм итәрбез, дигән ханымның теләге чынга ашмый кала. Эчәргә рөхсәт итми яңа ире. Башта ир белән хатын булып иркәләшергә кирәк, калган вак-төяге соңыннан, дип нык тора. Шулай итәргә туры килә инде. Үз йортыңда авыз-борының майда булып яшәргә теләсәң, кая барасың – ризалашырга туры килә. Бабай пенсиясен дә көлтәсе белән китереп тоттырмый моңа, башта гайрәтен күтәрә торган дарулар ала, яшәү чыгымнарын түли. Ә артып калганы артык колкынырлык түгел. Теге даруларның файдасы тия карт тәрегә, көн саен хатынының күңелен күрергә тырыша. Кайчагында планын арттырып та үти…

Кызык хәлдә кала хәзер хатын. Эчәсе килә, тик шундый җитеш тормыштан ваз кичеп булмый. Элекке сөяркәләрен дә кире борып җибәрә. Бердән, иренең ачуын чыгарырга ярамый, икенчедән, бабайның виагра белән дуслыгы үзенекен итә: чит-ят ирләр хезмәтенә ихтыяҗы бетә. Ә карт үләргә уйлап та карамый, киресенчә, яшәреп китә. Хәрәкәтләре егетләрчә, йөзенә кадәр алсуланып, күзләрендә очкын уйный башлый. «Озакка бармый бу, – дип кияүгә чыккан хатын хәзер бөтенләй бүтән нәрсә өчен хәвефләнә башлый: – Бу тиклем дәрте белән икенчегә өйләнәм димәсә ярар иде».

Шул рәвешле берничә ел гомер кичерәләр. Хатын эчүен дә, сулга йөрүен дә оныта. Башка яман гадәтләре дә акрынлап төшеп кала. Әти-әнисенә ташлап киткән баласын  үз янына алып килә. Тормышы матурланып, көйләнеп китә. Бер мәлне карт дөнья куя. «Картайган көнемнең иң зур бизәге булдың, мине бәхетле иттең, – ди ул бәхилләшкәндә. – Рәхмәт сиңа!» Хатын да аңа рәхмәтле булып, озаграк яшәмәвенә үкенеп гомер итә.

Шундыйрак хәл менә. Ни дип нәтиҗә чыгарсаң да, дөрес булмас сыман…


Фикер өстәү