Казан чираттагы халыкара вакыйгага әзерләнә

4 декабрьдән 9 декабрьгә кадәр Татарстан башкаласында бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау конвенциясенең 50 еллыгына багышланган халыкара форум узачак. Чара турында мәдәният министрлыгф уздырган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Халыкара форум 1 декабрьдә Россиянең төньяк башкаласы — Санкт-Петербургта башланып китәчәк. 4 декабрьдә исә бөтен дөньядан килгән катнашучыларны Казан кабул итәчәк. Аларның төгәл санын тәгаен генә әйтә алмаса да, Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова якынча меңләп делегат киләчәген әйтте. Араларында яшь белгечләр дә бар.

— Әйтик, 10 елдан соң Казан кабаттан ЮНЕСКОның яшь белгечләрен кабул итәчәк. Аларның безгә 2012 нче елда килгәне бар иде инде. Яшь белгечләр «Адымнар» мәктәбендә очрашып, аралашачак, — дип сөйләде Ирада Әюпова.

Сүз уңаеннан, форумга әзерләнү һәм аны уздыру өчен Президент Рөстәм Миңнеханов махсус оештыру комитеты булдырырга кушкан иде. Комитетны Рөстәм Миңнеханов үзе һәм Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкләячәк. Урынбасарлар итеп Татарстанның вице-премьеры Шамил Гафаров һәм Казан мэры Илсур Метшин билгеләнде. Оештыру комитеты составына шулай ук Татарстан районнары, республика министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары да керде.


Фикер өстәү